Мөслимнең 18 укучысы республиканың төп чыршы бәйрәменә барачак
21 декабрь көнне башкалабызның "Татнефть - Арена" стадионында республикабызның төп чыршы бәйрәме булачак. Әлеге күрсәтмәгә 20 ноябрь көнне республиканың премьер-министры Илдар Халиков кул куйды.
Боз сараенда үтәчәк чыршы бәйрәмендә барлык районннардан да балалар катнашачак. Ел да үткәрелүче әлеге чарада, гадәттәгечә, спорт ярышларында актив катнашкан, олимпиадаларда призлы урыннар яулаган укучылар, мәктәп активистлары катнашачак. Безнең районнан 18 балага әлеге бәйрәмгә бару бәхете елмайды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев