Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләрнең үзара салымга мөнәсәбәтен референдум күрсәтәчәк

19 ноябрь көнне Мөслим районының барлык авыл җирлекләрендә дә референдум уза. Референдумда катнашып, халык үзара салым җыюга мөнәсәбәтен белдерәчәк.

Җирлегебездә үзара салым акчасына башкарылган төзекләндерү эшләрен һәркем күрә һәм бәялидер. Авыл халкын элек-электән борчыган юллар торышы, су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту кебек мәсьәләләр үзара салым акчасына хәл ителә. Кышын юлларны кардан чистартуны да авыл җирлекләре үзара салым хисабына башкара. Район үзәгендә һәм авылларда зират коймалары яңартыла, карт агачлар киселә. Соңгы елларда Мөслим авылларында балалар мәйданчыклары төзелә, парк-скверлар ясала башлады. Болар барысы да үзара салым акчасына эшләнә.

Соңгы ике елда Мөслим районында үзара салым акчасы һәр кешедән 1000 сум күләмендә җыелды. Халыктан кергән акчаны хөкүмәтебез дүрт тапкыр арттырып кайтаргач, шактый сумма җыела. Район халкы моны аңлый һәм җирлекне төзекләндерү, яшәү шартларын яхшырту юнәлешендә башкарылган эшләрне дә күрә, бәяли. Мөслимлеләр быел да референдумда актив катнашыр, дип ышанабыз.

Тавыш бирү участоклары 7.00-20.00 сәгатьләрдә эшләячәк. Бу көнне Мөслим авылының үзәк өлешендә ярминкә дә оештырыла. Ярминкәдә шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, агрофирмалар үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәк. Район үзешчәннәре, рефурендумга, ярминкәгә бәйрәм рухы биреп, концерт номерларын тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев