Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 2 млн сумга җиткән

Районның бердәм хисаплау үзгеннән алынган мәгълүматлар буенча, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча бурыч күләме 1 млн 686 мең сум тәшкил итә. Аның 992 мең сумы - Мәлләтамак, Иске Карамалы, Шуганка, Тат. Шуран авылларындагы күпфатирлы йортларга урнаштырылган ике контурлы газ котеллары өчен. Калган 694 мең сумы - торак-коммуналь хезмәтләр өчен "Мөслим"...

Әлеге әҗәтләр - 130 кешенеке, аларның да 48-енеке күптәннән җыелган бурычлар. Соңгыларының категориясенә килгәндә, 20 се эшсез саналса да, 8-е - пенсионер, калган 20 се - эшле кешеләр.Торак-коммуналь хезмәтләргә булган бурычларны эзләп алуга бәйле мәсьәләләрне көйләү буенча район комиссиясе тарафыннан узган ел - 79, комиссия эшли башлаганнан бирле 255 кешегә иск (дәгъва) бирелгән. Узган ел нәтиҗәләре буенча түләүләрне җыю дәрәҗәсе 102% тәшкил итә, республика буенча әлеге күрсәткеч - 98,6%, дип хәбәр итәләр район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев