Реклама
8 июль көнне Яңа Усы авылында Питрау бәйрәме узачак. Керәшен халкының милли бәйрәме быел да күрше-тирә район-шәһәр кунакларын җыяр, дип көтелә. Башлана 14.00 сәгатьтә.
Бәйрәмгә Яңа Усы авылы егете, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Артем Пискунов иҗатташ дуслары белән кайтачак. Кунаклар өчен ди-джей Котлов дискотека оештырачак. Питрау бәйрәменә Бикмәч авылы яклап урнашкан юлдан керергә, дип хәбәр итә Яңа Усы авыл җирлеге башкарма комитеты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз