Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләрне кош гриппыннан сакланырга өйрәтәләр

Районның дәүләт ветеринария хезмәте кош гриппын профилактикалау һәм кисәтү буенча тәкъдимнәр эшләде.

Җаваплылыгы чикләнгән "Лаеш кошчылык комплексы" җәмгыятендә кош гриппы авыруы ачыклану һәм авыруның таралу куркынычы булу сәбәпле, кошларны бары тик грипп белән авыру булмаган хуҗалыклардан гына кертергә, 10 көн дәвамында аларны күзәтеп торырга, хәрәкәт координациясенә, йон-каурыйларына, кикрикләренең төсенә (авыруныкы - караңгы төстә) игътибар итегез. Кош башын иеп, күзләрен йомып тору, эче бару, көзән җыеру, сусау - шулай ук авыру билгеләре. Авыру билгеләре күренсә яисә кош үлсә, кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

Кыргый кошлар белән контактка кермәсен өчен, май-июнь айларында кошларны ябуда асрау шарт. Азыкны бикле урында сакларга, биналарны чиста тотарга кирәк.

Мөрәҗәгать итү өчен безнең телефон: 2-47-30.

Район ветеринария хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X