Мөслим-информ

Мөслимлеләрнең җиләкле җәе (ФОТОЛАР)

Җырларда җырланган җиләкле җәйне ел да зарыгып көтәбез. Әби-апаларыбыз кыштан ук күпләп шикәр запасы булдырырга, кайнатма, компотлар әзерләү өчен банка-савытларны әзерләргә күнеккән.

Быелгы яңгырлы җәйдә җиләк булмас, дип фаразлаган иде халык. Җиләге дә булмаса, алмасы да пешмәсә, узган елгы байлык бар, дип тынычланды хуҗабикәләр. Тик табигать - серле нәрсә! Яңгыры да туктады, көне дә җылытты, бакча-урмандагы җиләк тә мулдан өлгерде. Белгечләр әйтүенчә, җиләк яңгырлы җәйне ярата. Дымлы туфракта кирәкле үсү процессын узып, кояш нурлары астында пешкән җиләкнең тәме дә башка.

Мөслим хуҗабикәләре быел бакча җиләгеннән мул уңыш алды. Социаль челтәрдән файдаланучылар көн дә савыт тутырып җыйган җимешләре белән мактанды. Мөслим авылында яшәүче Рита Әхмәтханованың фотолар архивы да быел гел җиләктән генә тора кебек. Артык зур булмаган бакчасында ул 10 елдан артык виктория үстерә.

- Быел чын мәгънәсендә җиләкле җәй булды. Җиләк җыю берара көн дә иртә белән башкара торган шөгылемә әйләнде. Бер ай эчендә 170 литр җиләк җыйдык. Йомырка зурлыгындагылары булды. 15 литр кайнатма, 20 банка компот әзерләдем, 10 пакет белән туңдырырга куйдым, - ди Рита ханым.

Сүзләргә - фотолар дәлил. Әлеге райондашыбызның җиләгеннән Мөслимдә бик күпләр авыз иткән.

- Җиләкне күрше-тирәдә яшәгән бала-чагага, Тат. Бүләр, Елгабаш авылларына, Ижау, Казан шәһәрләренә күчтәнәч итеп җибәрдек. Үзебезгә дә җитәрлек калды, - дип сөйли райондашыбыз.

Җиләктән мул уңыш алу сере нәрсәдә соң, дигән сорауга гади җавап ишеттек. Һәр үсемлек даими тәрбияне таләп итә, ди хуҗабикә. Иң мөһиме - туфрагын йомшартып тору, көннең кызулыгына карап су сибү. Җиләкләр эре булсын өчен, мыекларын өзгәләп торырга кирәк икән. Бер төптә үсентеләр күбәйсә, аны бүлгәләп күчереп утырту зарур.

Бакчачылар фикеренчә, җиләк сезонына комплекслы өч эшкәртүне таләп итә. Беренче икесе - иртә яздан. Бу чорда корыган яфракларын кисәләр, җирен йомшарталар. Иң элек, чәчәкләр барлыкка килгәнче, су белән борная кислота катнашмасы кулланыла. Ул чәчәкләрнең күп булуына йогынты ясый. Җиләк чәчәк атканнан соң, сернокислый цинк белән эшкәртәләр. Ныклап чәчәк ату һәм җиләк барлыкка килү процессында үсемлекне тынгыда калдырырга кирәк. Иң соңгы эшкәртү - җәй ахыры, көз башы, ди белгечләр. Бу чорда җиләк күпләп су сибүне, мыекларны өзүне сорый. Кышка әллә ни ныклы каплау кирәкмәсә дә, ышык урын булдыру зарур.

Бакча җиләге инде бетеп килә. Мөслимлеләр узган ялларда белгән җиләклекләренә юл тотты. Казанчы таулары, Вәрәшбаш чокырлары быел җиләккә бай, дип сөйлиләр. Мөслимдә яшәүче Җәләевлар гаиләсе җиләкне Кырынтау якларыннан җыйган. Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән кайткан ул-кызлары белән алар иртәнге сәгать 5 тән төшке ялга кадәр җиләклектә йөргән.

- Җиләкне куе үлән үскән җирләрдән эзләргә кирәк. Үлән арасында ул эре була. Кигәвен генә "җанга тия". Шуңа калын, озын җиңле, балаклы киемнәрдән йөрибез. Черки таламасынга канәфер сөртеп чыгабыз", - дип сөйләде Ф. Җәләева.

Җәен бакчада бар нәрсә файдалы. Җиләк составында калий, кальций, магний, натрий, хлор, күкерт, тимер, цинк, бакыр, бор, фтор, молибден, ванадий, марганец, кобальт, хром, никель, йод бар. Җиләкне гастрит, гипертония, атеросклероз һәм бакша хроник авырулар белән интегүчеләргә файдалы, диләр. Аңа кызыл төс биреп торучы антиоксидантлар организмның иртә картаювын туктата, матдәләр алмашуын яхшырта, яман шешләр барлыкка килүдән саклый. Сидек кислотасын чыгару сыйфатына ия булу сәбәпле, җиләкне бөердә ком-таш булган кешеләргә күп ашарга киңәш итәләр. Шикәр чире белән авыручылар җиләкнең үзеннән файда күрә, нерв системасы какшаганнар яфрагын куллана, дигән фикер дә бар.

Җәйнең витаминнар чоры икәнен онытмаска кирәк. Кем күпме булдырса, шулкадәр күбрәк җиләк-җимеш ашарга тырышсын. Җиләкне кышка да әзерләп куйсаң, сәламәтлек ел әйләнәсе сезнең гаиләгезнең дусты булыр.

Алеся Латыйпова.

Фотолар - Рита Әхмәтханованың шәхси архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: