Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләделәр

Районда "Торак" операциясе дәвам итә. Аның кысаларында Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре шәхси йортларга рейд белән чыкты.

"Күп балалы гаиләләрнең, картлар һәм имин булмаган гражданнарның яшәү урыннарын караганнан соң, алар белән инструктаж үткәрелде. Шулай ук көндәлек тормышта һәм эштә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне пропагандалаучы белешмәләр дә таратылды. Янгыннар күпчелек электр җиһазларыннан дөрес файдаланмау нәтиҗәсендә килеп чыга. Җирлегебездә булган янгыннарның шактые кыска ялганыштан килеп чыгуы да мәгълүм. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә, хәвефсезлек очраклары кимер иде", - дип хәбәр итә бүлек җитәкчесе урынбасары Рушан Фәрхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X