Мөслим-информ

Мөслимлеләре "Авыл укытучысы" бәйгесендә җиңү яулады

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы - "Мәгариф" журналы редакциясе игълан иткән "Авыл укытучысы" республика конкурсында Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Ситдикова "Балаларга мәхәббәт" номинациясендә җиңү яулады.

Шушы ук бәйгедә Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Мортазина "Белемне көнкүрештә куллану" номинациясендә бүләкләнде. Әлеге райондашларыбыз Казан Кремлендә Укытучылар көненә багышланган тантанада бүләкләнәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: