Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр җәйге ялын кайда уздыра? (СОРАШТЫРУ)

Җәйнең икенче ае үтеп китте. Ә без әле генә җәй җиткәнен тоя башладык. Көннәр аяз, җылы, көне-көне белән кыздырып та ала. Җәйге көннәрдә берәүләр рәхәтләнеп ял итә, икенчеләр башлаган эшләрен тәмамларга ашыга, өченчеләр эше белән ялын бергә алып бара. Кемнәрдер - Тозлы күлгә, кемнәрдер көньякка бара, кайберәүләр өчен җир читендәге...

Гөлүсә Хәлиуллина, Яңа Карамалы:

- Җиләккә йөрим. Элек фермада эшләгәндә дә, иртәнге савымнан кайткач, хеззмәттәшем Нурәйсә белән җиләккә китә идек. Әле бит ул чорда сыерларны көнгә өч тапкыр сава идек. Быел да Нурәйсә белән өч көн рәттән бардык Коммуна тавына. Җыйган җиләкләрне кайту белән эшкәртеп куябыз. Кура җиләге дә җитеште. Элек чикләвек тә җыя идек, хәзер бик юк ул. Ихатада мал карап, каз-үрдәк үстереп үтә инде җәебез.

Фаягөл Гайнетдинова, Крәш. Шуран:

- Җәй башыннан ук кунаклар каршы алдык. Июнь аенда - Кукмарадан гаиләсе белән улыбыз Алмаз, июльдә кызыбыз Гүзәл кайтты гаиләсе белән. Печән әзерләдек бергәләп, карлыган җыйдык. Бөтен эшне эшләштеләр. Ык буена ял итәргә дә төштек, кияүнең туган көнен бик матур итеп билгеләп үттек. Буадан артист туганнарыбыз - энемнең кызы Зөһрә Морзаханова һәм киявебез Илнар Талыйпов та кунак булдылар. Бик матур үтә җәйләр. Суык көннәре дә сизелмәгән кебек хәзер.

Гөлнур Гарипова, Яр Чаллы:

- Ел саен Сабантуена туган якларга кайтабыз. Быел да Шуранга кайтып киткән идек. Мөслимдә дә кунак булабыз, туганыбыз Назыйф Латыйповның юбилеена дип кайттык бу юлы. Шуранда төп йортта гаиләсе белән энебез Әхмәтзакир яши. Киленебез Наилә белән мине һәм Башкортостаннан кайткан сеңлем Җәүһәрияне ачык йөз белән каршы алып, кунак итәләр. Җиләккә дә бардык. Балачакларны искә алып, Ыкта су да коендык.

Сораштыруны Мөнирә Арсланова үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев