Мөслим-информ

Мөслимлеләр Яр Чаллы ярминкәсендә катнашты

Мөслим районында эшләүче агрофирмалар, крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары Яр Чаллы шәһәрендә узучы ярминкәләрдә актив катнашалар. Кичә узган ярминкәдә "Урожай" агрофирмасы, "Бәширов", "Хәмәдишин" крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары 13 ноктада сату иттеләр. Алар шәһәр халкына ит, ашлык, сөт продукциясе, кош ите, бал, камыр ризыклары тәкъдим итте. Сатып алучыларны кайнар чәй һәм коймак белән дә сыйладылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: