Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр яңа елга әзерләнә башлады

Яңа ел якынлашуын мөслимлеләргә, гадәттә, боз шәһәрчеге төзү эшләренең башлануы хәбәр итә һәм ул эш быел да башланды. "Мизгел" яшьләр үзәге белән янәшә мәйданда боз стенасы күтәрелеп килә. Бу эшләрне, һәръелдагыча, район оешма-предприятиеләре эшчеләре башкарачак. Инженерлык челтәрләре, хуҗалык-ара төзү оешмасы, яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе, "Мост" җәмгыяте, ашлык кабул итү предрпиятиесе һәм мелиорациянең оста боз өючеләре быел да балалар күңел ачарлык, өлкәннәр сокланырлык шәһәрчек төзиячәкләр.Анда боздан керү капкалары, тау, балалр өчен лабиринт һәм, әлбәттә, чыршы булачак. Чыршы, яшелләндерү һәм төзекдәндерү предприятиесе тарафыннан моңарчы күренмәгәнчә, яшел ботаклардан тыш төзеләчәк. Квадрат торбадан ярымтүгәрәкләрне монтажлап, әлеге оешма егетләре 15 метрлы, гирляндалар белән төреп алынган чыршы утыртачаклар.Барысы да искиткеч матур һәм башка елларда да куллану өчен уңайлы булачак, диләр унитар предприятие җитәкчелеге.

Сәнгать сөючеләр, район үзешчәннәре өчен сәхнә "Мизгел" яшьләр үзәгенең икенче ягына - "Мөслим йөрәге" мәйданына урнаштырыла. Аны "Мост" җәмгыяте төзи.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев