Мөслим-информ

Мөслимлеләр укучыларның республика спартакиадасында катнаша

Укучыларның өченче республика спартакиадасы старт алды. Спартакиаданың беренче уены Лениногорск шәһәрендә шахмат ярышы белән башланып китте.

Анда Расыйл Фәттахов һәм Мөнир Нәбиуллин җитәкчелегендә гимназия, Баек, Тат. Бүләр мәктәбе укучыларыннан торган Мөслим районы командасы да катнаша. Спартакиаданың чираттагы уеннары 2, 3 ноябрь көннәрендә Мамадышта узачак. Бу көнне командалар шашка уенында осталыкларын сынаячак. Декабрь аенда спартакиаданың "Күңелле стартлар" бәйгесе, йөзү буенча ярышлар көтелә. 2018 елда спартакиаданы чаңгы ярышы, җиңел атлетика һәм башка уеннар дәвам итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: