Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр Сергиев Посадта урнашкан хәрби частьтән туплап кайткан хис-кичерешләре белән уртаклашты

Армия сафларына чакырылуга яше җиткәннәргә һәм аларның әти-әниләренә гади булмаган вакыт җитте. Кемнәрдер армиягә баруны нәкъ менә язгы чакырылышта хәл итүне планлаштыра, кемгәдер көзгә кадәр калу кирәк, ә арада, юк-юк дисәң дә, солдат хезмәтенә бармас өчен сәбәп юллаучы да табыла. Әти-әниләр дә вакыйгаларның уртасында кала.

Шунысы куанычлы, районыбызда зур күпчелек вакытында хезмәт итеп кайту, аннан төпле итеп эшкә урнашу, тыныч күңел белән гаилә коруны күздә тота. Әлбәттә, егетләрне армиягә әзерләү буенча районда башкарылган эзлекле эшләр, күрелгән чаралар да, район җитәкчелегенең яшьләр турында кайгыртуы да уңай нәтиҗәләрен бирә. Уңай карарга килгән, рухый яктан да, физик яктан да ныклык тәрбияләнгән, яшьлек көче ташып торган чын ир-егетләргә хас тыйнак егетләрне армиягә озатканда әти-әниләрендә генә түгел, хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе әгъзалары күңелендә дә горурлану хисләре туа. Безнең егетләр - мөслимлеләр бит!

Әле шушы көннәрдә генә тәмамланган ерак сәфәребездән дә күңел күтәрелеп, райондашларыбыз өчен сөенеп, алар белән горурланып кайттык. Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад районында урнашкан 14258 номерлы режимлы хәрби частьтә райондашларыбыз инде дистә елдан артык күпләп хезмәт итәләр. Бүген анда 20 мөслимле егет Ватан алдындагы бурычларын үти. Алар белән бергә күрше Сарман районыннан да 19 якташыбыз хәрби хезмәт башкара. Шуңа күрә ике районның да рәсми һәм әти-әниләрдән торган делегация белән бу хәрби частьтә булу күркәм традициягә әйләнде. Делегациянең килүе - командирлар өчен дә, солдатлар өчен дә үзенә күрә бер сынау. Ике як та үзенә аталган шелтә булмавын тели. Бу юлы да яклар бер-берсеннән канәгать, җылы сүзләр күп булды. Көзге чакырылышта хәрби хезмәткә килгәннәр вазыйфаларга куелганнар, билгеле бер күләмдә инде күнекмә үзләштергәннәр, солдат хезмәтенең нечкәлекләренә төшенгәннәр. Кәефләре әйбәт, үзара дустанә мөнәсәбәт, җылы аралашу, игътибар, "яшькә", "картка" аерылмау һәрдаим сизелеп тора. Үз күзләре белән күргәннәрдән хәрби хезмәт, көнкүреш шартлары белән танышудан, командирлары белән аралашудан әти-әниләр дә канәгать калдылар.

Ике район солдат егетләрнең бергә җыелып, район делегацияләре әзерләгән табын артында, туган яктан килгән күчтәнәчләр белән сыйланып, сәламнәрне кабул итеп, солдат тормышындагы кызыклы вакыйгалар белән уртаклашып, Мөслим телевидениесе әзерләп җибәргән видеороликлар карап, очрашу көне үтеп тә китте. Ул көн хәрби частьтә өйрәнүләр вакытына туры килүе белән "Тревога" командалары да еш яңгырады. Яшен тизлегендә бердәм күз алдыннан югалган егетләр янәдән бергә җыелдылар. Ә кичен, махсус тезелеп, безнең өчен стройда йөрделәр, җыр башкардылар. Стройдагы җырларының көче, плац мәйданына сыешмыйча, тирә-яктагы урманнарга таралды.

Икенче көнне, хәрби часть командиры полковник В. Буйволов белән очрашкач, кайтыр юлга чыктык. Якташларыбыз районнан кайгырту күрсәтеп килүебезгә рәхмәтләрен әйтеп, тырышып хезмәт итәчәкләренә ышандырып, озатып калдылар. Поездның кузгалганчы Сергиев Посад шәьәренең һәм Мәскәүнең истәлекле, тарихый урыннарында булдык.

Язгы чакырылышның да районыбызда оешкан төстә үтәчәгенә шик юк. Еллар тыныч булып, егетләребезнең хәрби һәм физик әзерлектә яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен телим, дип яза Рушат Солтанов (район делегациясе әгъзасы, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев