Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр Сергиев Посадта хезмәт итүче якташлары янында булып кайтты

Халкыбызның "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", дигән бик тирән мәгънәгә ия әйтеме бар. Гаиләсендә улы булган һәр ата-ана малаеның булдыклы, акыллы булып үсүе турында хыяллана, кулдан килгән кадәр тәрбия бирә, һөнәргә өйрәтә.

Шулай дәрес тә, алган һөнәре һәм тәрбиясе тормышта катлаулы сынауларда бирешмәскә, авыр ситуацияләрдә уңай чишелеш табарга, дөрес карарга килергә ярдәм итә. Егет кеше шундый сынауларның берсен армия сафларына чакырылгач үтә. Физик әзерлеге җитәрлекме, рухый ныклыгы ни дәрәҗәдә, тәрбиялелеге белән аксамыймы, хәрби һөнәрне үзлшәтерергә әзерме? Кыскасы, ир-егеткә кирәкле сыйфатларның кайберләре генә әле бу. Мәскәү өлкәсенең Сергеев Посад районы Шарапов бистәсендә урнашкан 14258нче санлы хәрби частькә алда саналган сыйфатларга ия булган мөслимлеләрне генә җибәрү часть командиры белән район башлыгы арасында төзелгән килешүдә тәгаенләнгән. Шулай булмый мөмкин дә түгел, "пешмәгәнне" бер ел эчендә бөтен яклап "пешереп" бетерү мөмкин түгел.

Әти-әниләр белән киңәш-табыш итешкәч, район башлыгы Рамил Муллинның хәер-фатихасын алгач, Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Илшат Яббаров җитәкчелегендәге район делегациясе күрше Сарман районы вәкилләре белән юлга кузгалдык. Хезмәт итүчеләр белән эшләү буенча командир урынбасары майор Василий Гордиев (ул Казан югары танк училищесын тәмамлаган) барганда ук хәл-әхвәлләребезне сорашып торды. Безне каршыларга вокзалга автобус җибәреп, частьнең контроль үткәрү пунктына килеп җитүгә колачын җәеп каршы алды. Бүген бу частьтә 17 мөслимле һәм 18 сарманлы хезмәт итә.

Дөньядан канәгать булуы ир-егетнең бөтен килеш-килбәтенә чыга, йөзен балкыта. Солдатларга нинди дә булса сорау катканчы, хәл-әхвәл сорашканчы аларга күз ташлау да җитә, шунда ук райондашларыбызның халәтенә бәя бирәсең. Без бу юлы да егетләрнең канәгать булуларын күрдек. Узган елгы язгы чакырылыш егетләре турында бүген сынауларны уңышлы үттеләр дип әйтергә тулы җирлек бар, хәрби бурычларын үтәүне төгәлләргә дә аларның санаулы көннәре генә калып килә.

Безне солдатларның хәрби хезмәт, көнкүреш шартлары белән таныштырып йөргән майор В. Гордиевтан "Мөслим районыннан килгән солдатлар ничек хезмәт итәләр, алар арасында тәрбияләү өчен аеруча көч куярга туры килгәннәре юкмы?" кызыксынабыз.

- Кайсы гына солдатны алма, башта аларда каушап калу була инде ул. Иртәдән алып йокларга ятканчы гел команда үтәргә кирәк, ә команда команда инде ул, яңгырашы ук үзгә, иркә сүз түгел, җитмәсә беркарусыз вакытында үтәргә кирәк. Тревогалар, төрле характердагы өйрәнүләрнең ешлыгы да алар өчен башта гадәтләнелмәгән хәл бит. Бүген Мөслимнән килгән делегацияне шатландырып шуны әйтә алам: мөслимлеләр сынатмыйлар, хәрби бурычны җиренә җиткереп үтиләр, - диде майор.

Хәрби часть командиры полковник В. Буйволов та делегацияне кабул итү вакытында үзенең фикерләре белән уртаклашты:

- Миндә Татарстан Республикасы Президентының, Мөслим, Сарман районнары башлыкларының хәрби хезмәткә ир-егетләрне әзерләүгә, аларны кайгыртып торуга җитди игътибар итүләре соклану хисләре уята. Егетләр дә мондый игътибарга үзләренең тырыш хәрби хезмәтләре белән җавап бирәләр. Татарстан егетләренә ышанырга була!

Командирлар да нәкъ укытучылар кебек, ел буе солдатларга хәрби һөнәр үзләштерүгә, хәрбиләр тормышының нечкәлекләрен өйрәтүгә күп көчләрен куялар, аталарча кайгырталар, шуңа күрә хезмәт срогы тәмамлангач сабуллашу аларга да җиңел түгел икән. Мөслим егете Алмаз Акмалов турында "Отличный боец!" дип, зур канәгатьлек белән белдерде командиры пропорщик А. Светляков.

Бүгенге көндә Мари Бүләр авылыннан бу частьтә Раушан Нуриев, Константин Ямилов хәрби бурычын үти. Узган чакырылышларда Александр Биктаһиров, Дмитрий Биктаһиров, Роман Ямилов хезмәт иткәннәр иде.

- Исем-фамилиябезне сорап таныша башлауга командирыбыз, шундук җанланып китеп, абыйны һәм аның кул астында хезмәт иткән башка райондашларны мактап искә төшерде, әле хәзер дә, җае чыккан саен, безгә үрнәк итеп күрсәтәләр, үзебезгә дә рәхәт булып китә, - дип сөйли электрик-укчы булып хезмәт итүче Константин Ямилов.

- Башлангыч хәрби хезмәткә өйрәткәне өчен укытучым Айдар абый Мирзаяновка мин зур рәхмәтле," - ди Тат. Бүләр авылыннан хәрби хезмәткә чакырылган Илдар Сәхбетдинов.

Олы Чакмак егете - пулеметчы Салават Шәймиев белән сөйләшүебез дә күңелдә матур хисләр калдырды. Аның күңеле ачык, уй-фикерләре якты, киләчәк турында матур уй-планнар белән хезмәт итә егет.

Катмыш авылы егете - электрик-укчы Илназ Шәймөхәммәтов армия хезмәтенә әзерләнүче райондашларны үз яннарына чакырды:

- Ерак җиргә китәргә иде, - дип "чирләмәгез", бик еракта без, туган авылдан безне меңнәрчә километрлар аерып тора, килегез, бергәләп хезмәт итәрбез!

Мари Бүләрдән Раушан Нуриев, Мөслимнән Илгиз Миңнияров та инде хәрби хезмәт тәртипләренә өйрәнеп бетүләрен, дус, тату, ярдәмләшеп хезмәт итүләрен әйттеләр.

Райондашларыбыз сүзендә хаклык булуын без үз күзләребез белән күреп, үз колакларыбыз белән ишетеп, сөенеп кайттык. Алар бер гаилә кебек, хезмәттә дә, көнкүрештә дә берсен-берсен кайгыртып торалар, бер-берсенә яхшы мөгаләмәдә. Башка өлкәләрдән хезмәт итүче солдатлар белән дә дуслар. Рус милләтеннән булган егетләр әнә, бик теләп, алардан татарча өйрәнеп йөриләр. Бу да солдатларның бер-берсенә карата хөрмәте, чын дуслыгы турында сөйли.

1 апрельдән РФ Президенты Указы белән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. 18 яше тулган, хәрби хезмәт итүе кичектерелеп торырга мөмкин булган сәбәпләре булмаган райондашларыбыз озакламый армия сафларына озатыла башлаячак. Язгы чакырылышта армиягә алыначак егетләребезгә дә, бүген хәрби хезмәттә булган солдатларыбызга да хәрби хезмәтне мөслимлеләрчә - зур җаваплылык, намус белән үтәүдә уңышлар телим, дип яза Рушат Солтанов (Татарстан халыклары Ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе, район делегациясе әгъзасы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев