Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр, салымнарыгызны түләдегезме?

Бүген, 1 декабрь көнне, 2016 ел өчен физик затларның милек салымы түләвен үз вакытында башкаруның вакыты чыга.

Салымнарны салым түләүченең шәхси кабинеты аша Россия Федераль салым хезмәтенең банк-партнерлары онлайн-сервисы ярдәмендә, банк бүлекчәләрендә, федераль почта хезмәтенең җирле администрациясе кассалары яисә бүлекчәләре аша түләргә мөмкин.

РФ Салым кодексының 75 маддәсе нигезендә салым түләү буенча соңга калган һәр көн өчен РФ Үзәк банкының рефинанслау ставкасының 1/300 күләмендә пеня исәпләнә, ягъни милек салымнары буенча пеня 2017 нче елның 2 декабреннән исәпләнә башлый.

Салым түләү вакыты үткәннән соң салым органы физик затның недоимкасы ачыклануы турында документ тутыра һәм аңа салым, җыем, пеня, штраф, процентларны түләү турында требование җибәрә.

Салымны ирекле рәвештә түләмәгән өчен бурычлы затка карата мәҗбүри шелтә чаралары кулланыла. Бу очракта да салым түләнмәсә, бурыч мәҗбүри түләттереләчәк. Суд приставлары-башкаручылар бурычлы затның акча средстволарына, милегенә арест сала, теркәү гамәлләрен тыялар, хәтта бурычлы затның чит илгә чыгуын чиклиләр. Салым түләмәгән затка бурычның 7 проценты күләмендә, әмма 1000 сумнан ким түгел, башкару җыемы суммасын да түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев