Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр "Полицейский дядя Степа" бәйгесендә катнаша

Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан балаларның кул эшләренә "Полицейский дядя Степа" исемле бәйге игълан ителгән иде. Әлеге бәйге Россия полициясенең 300 еллыгына багышлап үткәрелде.

Бәйге җирле, төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә үтте. Конкурска 6 яшьтән 14 яшькә кадәр балаларның агачтан, катыргыдан, пластик материаллардан ясалган кул эшләре кабул ителде. 16 май көнне район эчке эшләр бүлегендә бәйгенең җирле этабы үтте. Бүлек җитәкчесе Наил Бәдретдинов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри, барлык эшләрне карап, җиңүчеләрне билгеләде.

"Полиция янда беренче булса, барысы да яхшы була" лепбук номинациясендә беренче урынга лицей командасы лаек булды, җитәкчеләре Светлана Иванова. Икенче урынның хуҗалары Баланлы мәктәбе командасы, җитәкчеләре Ленара Әюпова. Өченче урын ике командага: Баланлы мәктәбе һәм Түбән Табын сәламәтлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбе командаларына бирелде. Җитәкчеләре: Ленара Әюпова, Илсия Шәйгарданова, Гөлия Садертдинова. Җиңүчеләргә район эчке эшләр бүлегенең Мактау грамоталары тапшырылды. Тойгелде, Баланлы мәктәпләре, Түбән Табын интернат-мәктәбе, лицей һәм гимназия командалары төрле номинацияләрдә бүләкләнде.

Җирле этапта беренче урын алган лицей командасы эше республика турының "Иң яхшы эшләр" өчлегенә кертелде. Әлеге эшләр, икенче этапны йомгаклау бәйгесендә катнашу өчен, Россия Эчке эшләр министрлыгына җибәрелде. Җиңүчеләр 30 май көнне онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. Әйдәгез үзебезнең балаларыбыз өчен тавыш бирик. Моның өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтына кереп, Мөслим лицее укучылары өчен тамга куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев