Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр Корбан гаетен зурлап билгеләп үтте

Гаиләләре белән килүчеләр, балаларын, оныкларын җитәкләгән әби-бабайлар, әти-әниләр дә күп иде.

Мөселман дөньясындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете, Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач, зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. Быел гает 11августка туры килде. Ул көнне дин кардәшләребез,иртәнге сәгатьләрдә үк Аллаһ йортларына җыелып, гает намазы укыды, вәгазь тыңлады,догалар кылды. Ният кылучылар, вакыт кергәч корбан чалдырды.Корбан итеннән зурлап мәҗлесләр үткәрелде, мохтаҗларга, туганнарына өлеш чыгарылды. Мөселманнар, бер-берсенең хәлен белеп, кунакка йөреште.

Кичтән үк башланган яңгыр бәйрәм кәефен бер дә сүрелдермәде. Дин кардәшләребез, төркем-төркем булып, мәчетләргә агылды. Гаиләләре белән килүчеләр, балаларын, оныкларын җитәкләгән әби-бабайлар, әти-әниләр дә күп иде. Мөслимдә Корбан гаете гадәттәгечә “Җәмигъ” мәчетендә үтте. Мәчетнең имам-хатыйбы Фәрид хәзрәт Аитов гает вәгазе сөйләде, Корбан гаетенең кыскача тарихын бәян итте,Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм котлауларын ирештерде. Вакыт керүгә дин кардәшләребез, тыгыз саф булып, гает намазы укыдылар, Аллаһыны зурлап, тәкбир әйттеләр. Мәчет янындагы мәйданда камыр ризыклары белән чәй табыны әзерләнгән иде. Шунда ук балаларга тәм-том тутырылган күчтәнәч пакетлары белән сәүдә дә оештырылды.

– Әлхәмдүлилләһ, гаетләргә сөенеп киләбез. Без үскәндә мондый бәхетләр тәтемәде. Иске Чакмак авылындагы мәчетне сүтеп, сарык фермасы ясаганнар иде. Шөкер, динебезнең куатләнүен күрергә дә насыйп булды, – ди Мөслимдә яшәүче 79 яшьлек Флүрә апа Каһарманова.

Гает уңаеннан төштән соң “Яшьлек” спорткомплексында яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге “Мизгел” яшьләр үзәге һәм массакүләм мәдәни һәм спорт чаралары дирекциясе белән берлектә зур бәйрәм әзерләгән иде. Мөслимлеләр, гаиләләре белән килеп, күп төрле бәйге-уеннарда катнашты. Җиңүчеләргә бүләкләр дә мулдан әзерләнгән иде. Балалар бушлай батутта сикерде, атка атланып йөрде, картта җилдерде, күчтәнәч итеп өләшенгән татлы мамыктан авыз итте. Солдат кухнясында пешерелгән карабодай боткасы да һәркемнең күңеленә хуш килде.

Әлфинур Ногманова. Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новости муслюмово без мөслимлеләр Корбан гаете Мөслим районы Җәмигъ мәчете