Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр Корбан гаетен билгеләп үтте

24 сентябрь көнне барча мөселман дөньясы Корбан гаетен билгеләп үтте. Мөслимдәге үзәк мәчеттә Корбан гаетенә килүчеләрне Мөслим мәчете имам-хатыйбы Ринас хәзрәт Нәбиев сәламләде. Ринас хәзрәт корбан чалу тәртибен аңлатты.

Районыбызның имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов Аллаһка якынаю юллары турында вәгазь сөйләде. Бәйрәмдә катнашучылар район башлыгы Рамил Муллинның да котлауларын кабул итте. Җәмәгать белән гает намазыннан соң, гает хөтбәсе укылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев