Мөслим-информ

Мөслимлеләр Казанда

7-9 сентябрь көнне Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә Бөтен Россия бадминтон буенча яшьүсмерләр арасында турниры узды. Турнирда Россиянең 16 төбәгеннән 230 дан артык спортчы катнашты.Турнир республикада бадминтонга нигез салган, аның үсешенә зур өлеш керткән,40 елдак артык әлеге спортка гомерен багышлаган Фәрид Валиев истәлегенә уздырылды. Ярышлар 3 яшь категориясендә 2001 - 2002...

7-9 сентябрь көнне Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә Бөтен Россия бадминтон буенча яшьүсмерләр арасында турниры узды. Турнирда Россиянең 16 төбәгеннән 230 дан артык спортчы катнашты.Турнир республикада бадминтонга нигез салган, аның үсешенә зур өлеш керткән,40 елдак артык әлеге спортка гомерен багышлаган Фәрид Валиев истәлегенә уздырылды. Ярышлар 3 яшь категориясендә 2001 - 2002 г. р., 2003 - 2004 г. р., 2005 г. р. һәм кечерәк үтте. Татарстан командасы иң күпсанлысы булды, команда составына Аксубай, Саба,Казан, Мөслим, Чистай районнары вәкилләре керде. Безнең районнан ярышта Нурислам Шәйхуллин, Рүзәл Ханов, Айнур Җәлилов, Ислам Нурисламов катнаштылар һәм нәтиҗәле уен күрсәттеләр. Команданың тренеры Инсаф Ханов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: