Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр картлар йортында яшәүчеләрне корбан ите белән сыйлаган

Район өлкәннәр һәм инвалидлар йортына ярдәм итүче, күчтәнәчләр китерүче киң күңелле кешеләр бихисап. Корбан гаете көнендә дә корбан ите, төрле күчтәнәчләр китреүче игелекле йөрәкле райондашларыбыз, кайткан кунаклар күп булган.

Корбан итеннән күп килограммнарда: Әлмәттән Ринат һәм Дамир Сираҗетдиновлар, Мөслимнән Кадрия һәм Илгиз Исламовлар, Алгиз Шәймарданов, Фаил Мөхәмәтҗанов, Нияз Хәкимов, Альберт Сәрвәров, Илүс Дәүләтов, Яңа Сәеттән Гөлнара Прокопьева, Яр Чаллыдан Айдар Шәйхетдинов, "Мәлләнефть" җәмгыятеннән Марат Галиев, Катмыштан Илдус Кашапов, Мәлләтамактан Ришат Нурмөхәмәтов, Тойгелдедән Руслан Шәйхетдинов, Айрат һәм Ренат Җәлиловлар һәм әле исемнәре телгә алынмаган райондашларыбыз ит китергәннәр. Бал китреүче киң күңелле райондашларыбыз да: Игенчедән Миргазиян Шәйхетдинов, Исәнсефтән Мөхәмәтдин Камалов, Исәнсеф-Чишмәдән Глүс Фасихов, Үрәзмәттән Хәлимҗан Исламов, Тойгелдедән Фирдәвес Галиевләр быелгы ел уңышы белән интернат өлкәннәрен шатландырганнар. Һәрдаим интернатта тәрбияләнүче өлкәннәребезне сөендергән, аларны хөрмәтләгән барлык райондашларыбызга, күңел киңлелеге белән ярдәм иткән игелекле кешеләргә тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез, дип хәбәр итә безгә район өлкәннәр һәм инвалидлар йорты директоры Гөлнар Шакирҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев