Мөслим-информ

Мөслимлеләр кагыйдәләре

Бу – районыбызның һәр кешесе белергә һәм үтәргә тиешле 15 кагыйдә.

Аларның кайберләре:

Туган ягыңның тарихын бел, халкына хезмәт ит!

Гореф-гадәтләрне сакла, өлкәннәрне хөрмәт ит!

Эчке дөньяңны үстер, рухыңны бает!

Ныклы гаилә төзе, балаларыңа туган телең өйрәт!

Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бир, яхшы үрнәк бул!

Сәламәтлегеңне сакла, сәламәт яшәү рәвеше алып бар!

Һәрберебезнең дә, әлеге кагыйдәләрне яшәү нормасы итеп алып, шәхес буларак камилләшүе мөһим. “Без кемнәр?” дигәндә: “Без – мөслимлеләр!” диярлек булсын!

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: