Мөслим-информ

Мөслимлеләр игътибарына мошенниклардан саклану юлларын җиткерделәр (АЛДАУ СХЕМАЛАРЫ АҢЛАТМАСЫ)

Район эчке эшләр бүлеге хәбәр иткәнчә, тир түкмичә генә акча эшләргә теләүчеләр күптөрле чаралардан файдалана. Райондашларыбыз караклар ятьмәсенә эләкмәсен өчен, алдау чараларының берничәсе турында мәгълүмат бирәбез.

Призлар уйнату. Синең зур бүләк отуың турында телефоныңа хәбәр килә. Бүләк уйнату турында мәгълүмат сайтта да пәйда була (бер көнлек сайтлар). Аннан сиңа шалтыратып, откан бүләк өчен салым түләргә кирәклеген, ул акчаларны терминал аша мәгълүм бер телефон номерына күчергәннән соң, шалтыратып хәбәр итәргә кушалар. Акча күчкәч, мошенник гафу үтенеп, салым ставкасының бераз артуын, тагын акча салырга кирәклеген әйтә.

Туганнар бәлагә очрау. Карак, телефоннан шалтыратып, үзен әбүнәченең туганы дип таныштыра һәм дулкынланган тавыш белән, җинаять эшләгән өчен (юл һәлакәте, корал яки наркотиклар саклау, кеше кыйнау) полиция тоткарлады, ди. Котылу өчен, гадәттә, 1 мең сумнан алып, 300 мең сумга кадәр акча таләп ителә, аны тиз арада я такси шоферлары аркылы, я терминалга салырга кирәклеге әйтелә.

Очсыз хакка ягулык-майлау материаллары. Билгесез зат, шалтыратып, йөк ташучы шәхси эшмәкәргә отышлы килешү тәкъдим итә һәм билгеле бер адреска килергә куша. Юлда тагын шалтырата, йөк ташучы өчен очсыз бәягә ягулык-майлау материаллары сатып алуын, әмма заправщикка бирергә акчасы җитмәвен әйтә, әлеге сумманы абонент номерына күчерергә куша. Билгеләнгән урында йөк тә, ягулык-майлау материаллары да булмый.

Район хакимияте исеменнән кафеда заказ ясау. Кафе хезмәткәренә район хакимияте өчен кыйммәтле эчемлекләр (9 мең сумга кадәр) белән төшке аш әзерләргә кушалар. Әлеге алкоголь кафеда булмаганга, кафе хезмәткәре үзләре белән алып килү мөмкинлеген әйтә. Шалтыратучы, үзе белән андый сумма булмавын, күрешкәч, һичшиксез, бирәчәген әйтеп, хезмәткәргә үзенең номерына акча салуын сорый. Билгеләнгән сәгатькә кафега берәү дә килми.

Кәрәзле элемтә ярдәмендә караклык кылу.

СМС. Телефонга "Минем проблемалар барлыкка килде, шушы номерга шалтырат, алмасам, шунда акча сал. Соңыннан аңлатырмын" дигән смс-хәбәр килә.

Телефон хуҗасына кәрәзле элемтә операторының ялган техник хезмәткәре шалтыратып, яңа хезмәт тәкъдим итә яки, элемтә яхшырсын өчен, аерым код җыярга куша. Әлеге код телефоннан каракларга акчаны үз исемнәренә күчерергә мөмкинлек бирә.

Операторның штраф санкцияләре. Телефон хуҗасына техник ярдәм операторы булып шалтыраталар һәм тарифны операторга әйтмичә алыштыру турында (вакытында акча түләмәү, роумингтан файдалану һ.б.) һәм шуның өчен экспресс-түләү карталары аша штраф түләргә кирәклеген хәбәр итәләр.

Акчаны "ялгыш" салу. "Мобиль күчерү" системасы аша телефон хуҗасына акча күчү турында смс-хәбәр килә. Аннан бер кеше шалтыратып, әлеге номерга ялгыш акча күчерүен әйтә, шул сумманы үз номерына салырга куша. Зыян күрүче акча күчерә, соңыннан исә аңа килгән акчаның да юкка чыгуы билгеле була.

Смс-хәбәрләрнең тарифы күтәрелү турында мәгълүмат. Кулланучыга үзен кызыксындырган номерның смс-хәбәрләрен, керүче һәм чыгучы шалтыратуларны тикшереп, яшерен акча алулар булмасын өчен, бәясе 10 сумнан 30 сумга кадәр булган смс-хәбәрдә кирәкле номерны күрсәтергә тәкъдим ителә. Смс-хәбәр җибәрелсә, кулланучының 500 сумга кадәр акчасы алына, мәгълүмат, әлбәттә, җибәрелми.

Банк карталарыннан акча урлау юллары да күптөрле. Мәсәлән, әбүнәченең телефон номерына банк картасы блоклануы турында смс-хәбәр һәм мөрәҗәгать итү өчен телефон номеры килә. Әлеге номерга шалтыраткач, банкның куркынычсызлык хезмәте дип таныштыралар, банк карталарына хезмәт күрсәтүче сервер дөрес эшләми дип, карта мәгълүматларын сорыйлар (карта номеры һәм ПИН-код). Шул мәгълүмат ярдәмендә картадагы акчалар икенче счетка күчерелә.

"Сбербанк" карталары тотучыларны банкомат янына чакыралар, махсус парольләрне белү өчен код җыярга кушалар. Картаны активлаштыру хәйләсе белән кәрәзле телефонга акча күчерү пароле ярдәмендә караклар "Сбербанк" он-лайн" хезмәте ярдәмендә интернет аша акчаны үзләштерәләр.

Кеше кыйммәтле милек сату турында игълан бирә. Бераз вакыттан билгесез зат шалтыратып, әлеге милекне алырга әзер икәнен әйтә, әмма, командировкада булу сәбәпле, түләүнең яртысын (гадәттә 200 мең сумнан күбрәк) сатучының картасына салырга вәгъдә бирә, бераздан акчаны салдым, дип шалтырата. Сатучы картасын тикшереп, бернинди акча да килмәүне хәбәр иткәч, "сатып алучы" бик "борчыла". Банкка шалтыраткан булып, акча күчсен өчен сатучының исем-фамилиясен, карта номерын сорый. Шул мәгълүмат ярдәмендә чит кеше акчасын үзләштерә.

Вакытлы матбугат битләрендә игъланнары басылган "күрәзәче" һәм им-томчылар хезмәте өчен түләү дә караклыкның бер төре булырга мөмкин.

Элек алынган дарулар һәм медицина җиһазлары өчен ялган компенсация юлы белән алдау. Рекламага ышанып, биологик актив кушылмалар яки медицина җиһазлары алучыга билгесез зат шалтырата, үзен кулланучыларның хокукларын саклау оешмасы хезмәткәре яки суд приставы дип таныштыра. Товар саткан фирма эше законсыз табылып, хисап счетларына арест салынуын, һәр заказ бирүчегә компенсация (алган товар хакыннан берничә мәртәбә күбрәк) тиешлеген аңлата. Аны алырга иминият страховкасы өчен аерым бер сумма (8-20 мең) таләп ителә, ул компенсация белән бергә кире күчерелә, ди. Акча күчкәч, зыян күрүчегә икенче карак шалтыратып, Сезне аз керемле гаилә дип таныганнар һәм компенсация 100 мең сумга кадәр күтәрелде, дип хәбәр итә. Документларны кире тутырыр өчен икенче бер сумма (10 - 40 мең сум) кирәклеген ассызыклый. Зыян күрүче әлеге сумманы да күчергәч, өченче "вәкил" шалтырата, акча күчерү тоткарлану сәбәпле, аны сакларга банк ячейкасы арендасы һ.б. өчен тагын акча кирәген әйтә. Шул рәвешле караклык зыян күрүченең акчасы беткәнче яки күзе ачылганчы дәвам итә.

ТР Эчке эшләр министрлыгының полиция

участок уполномоченныйлары эшчәнлеген

оештыру идарәсе һәм балигъ булмаган

балалар белән эшләү бүлеге.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: