Мөслим-информ

Мөслимлеләр эстрада артистлары Лилияләр белән очрашты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Алдан вәгъдә ителгәнчә, 30 ноябрь көнне үзәк китапханәдә "Йолдызга 10 сорау" проекты кысаларында эстрада җырчылары Лилияләр белән очрашу үтте. Лилия Хәйруллина һәм Лилия Гыйматдинова район үзәге мәктәпләрендә белем алучы егет-кызларның сорауларына җавап бирде.

Проект кысаларында мөслимлеләр йолдызлар белән фотога төште, автограф алды. Чираттагы кунак 4 декабрь көнне килер, дип көтелә. Бу көнне райондашларыбыз Фирдүс Тямаев белән тудыран туры әңгәмәдә катнаша ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: