Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр чисталык икеайлыгы игълан ителүгә үз фикерен белдерде (СОРАШТЫРУ)

1 апрельдән республикада чисталык икеайлыгы игълан ителде. Әлеге чараның максаты - үзебез яшәгән һәм эшләгән урыннарны, су буйларын, бакчаларны, паркларны, урамнарны чүп-чардан арындыру, тирә-якны тәртипкә китерү, яшелләндерү. Райондашларыбыз бу чарада ничек катнаша икән? Әйдәгез, аларны тыңлыйк.

Нәгыймә Хамматуллина:

- Аяк асты кибә башлауга тирә-юньне чистартып, тырмалап куйдык. Күршеләребез дә бик актив җыештыралар. Үз йортыбыз тирәсе матур булсын, кешеләргә шатлык китерсен дип, ел саен урам яклап, капка төбендә чәчәкләр үстерәбез, түтәлләрне матур итеп бизәргә тырышабыз. Чәчәкләрнең дә яздан алып, көзгә кадәр ата торганнарын утыртабыз. Бөтен кеше дә шулай эшләсә, бик күңелле булыр иде. Үзең яшәгән җирне үзең бизәү кирәк, минемчә.

Галия Фәрхетдинова:

- Үз ихатасы булган кеше чистарту, җыештырудан арынмый инде ул. Ишегалдын да, урам якны да җыештырып кына торабаз. Чүпләрне машинага төяп җибәргәч, бөтен җир ялт итеп кала. Урам якка былтыр көздән агачлар утыртканнар иде, аларны да карап, тәрбияләп торабыз. Әйләнә-тирәбез чиста, матур булгач, барыбызга да рәхәт.

Рәшидә Садриева:

- Аллага шөкер, чүп машиналары атна саен йөреп тора. Элек кенә ул айлар буе ихаталарда чүп җыелып ятты. Аны түгү өчен аерым техника эзләп, иза чигә идек. Хәзер ул мәшәкатьләр онытылды. Атна саен нәкъ вакытында килеп җитә чүп түгү машинасы. Район матурланган саен, үз әйләнә-тирәбезне дә матурлыйсы килә. Былтыр капка төбенә дәлия чәчәкләре утырткан идем, быел да, Алла боерса, чәчәкләр үстерергә исәп.

Гөлсем Нәбиуллина:

- Урам якларны да, ишегалдын да тырмалап, чүп-чардан, корыган үләннәрдән арындырдык инде. Шәхси хуҗалык белән яшәгәч, көн саен әкрен генә нәрсәдер эшләнеп тора.

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр дә үз тирә-юньнәренең чисталыгына битараф түгел хәзер.

Лилия Сәлахова:

- Йорт тирәсен урам җыештыручыбыз карап тора, шуңа күрә чүп җыелып ятмый. Язын өмәләргә гадәттә ел саен бер үк кешеләр чыга инде, үз гомерендә бер тапкыр да катнашмаганнары да бар. Йортта яшәүчеләр көче белән ел саен чәчәкләр утыртабыз, аларны су сибеп, тәрбияләп торабыз.

Нияз Салихҗанов:

- Хәзер элеккеге кебек күмәкләшеп өй яны чистарту юк инде ул. Шулай да, безнең йортта яшәүчеләр йорт тирәсен чистартып, тырмалап чыктык инде. Шәхси йортларда яшәүчеләр үз өе янын ничек чистартса, без дә шулай җыештырабыз. Әзрәк җылытып җибәргәч, чәчәкләр дә утыртабыз әле.

Сораштыруны Айгөл Латыйпова үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев