Мөслим-информ

Мөслимлеләр Чиләбе сабан туена юл тотты

Бүген төнлә Мөслим районы делегациясе Чиләбе өлкәсенә юл тотты. Мөслимлеләр өлкә сабан туенда Татарстан данын яклаячак. Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин хөкүмәт тәбрикләвен җиткерәчәк. 56 кешедән торган иҗат бригадасы - "Ык буйлары", "Мөслим тугайлары", "Мөслим бизәкләре" адсамбльләре һәм солист башкаручылар 8 июль көнне Чиләбе халкына бәйрәм тамашасы тәкъдим итәчәк.

Кунаклар игътибарына мөслимлеләр татар ихатасы күренешен дә әзерләде. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзәрия Шакирова Троицкий шәһәрендә узачак Чиләбе сабантуен алып барачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: