Мөслим-информ

Мөслимлеләр өчен тавышыңны бир

Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгы ел саен Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Бөтенроссия балалар иҗат бәйгесе "Полицейский Степа Абый" үткәрә. Бәйге ике этапта уза: сайлап алу туры - " Россия Федерациясе субъектларында, финал - Россия ЭЧКЕ эшләр министрлыгының рәсми интернет-сайтында, ОНЛАЙН-ТАВЫШ бирү юлы белән җиңүчеләр билгеләнә. Конкурста катнашучылар бөтен ил...

Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгы ел саен Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Бөтенроссия балалар иҗат бәйгесе "Полицейский Степа Абый" үткәрә. Бәйге ике этапта уза: сайлап алу туры - " Россия Федерациясе субъектларында, финал - Россия ЭЧКЕ эшләр министрлыгының рәсми интернет-сайтында, ОНЛАЙН-ТАВЫШ бирү юлы белән җиңүчеләр билгеләнә. Конкурста катнашучылар бөтен ил буенча, 6 яшьтән 14 яшькә кадәр балалар һәм иҗат коллективлары. РФ Эчке Эшләр министрлыгы Россиядә Кино елы булу уңаеннан мультфильм һәм кинофильм геройларын төрле материаллардан файдаланып: гипс, пластилин, текстиль, глину, картон сүрәтләргә тәкъдим ителде. Безнең районнан әлеге конкурсның беренче этабында җиңү яулап лицейның 3 б сыйныф укучылары Эльвина Иванова, Аделина Гыйзетдинова, Адилә Солтанова һәм Азат Хөснуллиннарның эшләре икенче этапка күчте. Хәзерге вакытта онлайн тавыш бирү бара. Сездә Мөслимлеләр өчен тавышыгызны бирә аласыз әлеге https://mvd.ru/podelki адрес буенча. Конкурска йомгак 30 май көнне сәгать 10:00 ясала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: