Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр "Чаңгы юлы-2021" бәйгесендә катнашты

Елдан-ел популярлаша барган массакүләм бәйгедә40тан артык оешма-предприятие, мәктәп укучылары, өлкәннәр гаиләләре белән спорт яратучыларчаңгыга басты.

Мөслим халкы спорт белән яши. Иртәнге сәгатьләрдә үк спорт комплексында кышкы спартакиаданың чираттагы уеннары старт алды. 9 команда “итекле” футбол уенында көч сынашты. Спартакиада уеннарында моңа кадәр мини-футбол уены аерым төр буларак кертелсә дә, ун еллап элек ул үзеннән-үзе төшеп калган иде. Быел аны кабат яңарттылар.

Командалар җирәбә буенча көндәшләрен ачыклаганнан соң, футбол кырына чыкты. Беренче уенда район эчке эшләр бүлеге егетләре район үзәк хастаханәсе командасы белән көч сынашты.

Футбол уеннары белән параллель “Кояшлы Ык” ял зонасында “Россия чаңгы юлы” ярышлары кызды. Елдан-ел популярлаша барган массакүләм бәйгедә 40тан артык оешма-предприятие, мәктәп укучылары, өлкәннәр гаиләләре белән спорт яратучыларчаңгыга басты.Чаранырайон башлыгы Рамил Муллин ачты.

Беренче булып стартка мәктәп укучылары басты. Аннары оешма коллективлары чаңгычылары, алар артыннан җитәкчеләр кузгалды.

Җиңүчеләр 8 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. “Мистер чаңгы юлы” исеменә район башлыгы Рамил Муллин лаек булды. Камилә Әхмәтвәлиевага“Мисс чаңгы юлы” исеме бирелде. “Иң актив оешма” номинациясендә “Туган як” агрофирмасына тиңнәр булмады. “Иң актив җитәкче” титулын Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов алды. “Иң өлкән катнашучы” исеменә – Мөслимнән 76 яшьлек Рафис Хабибуллин,“Иң яшь катнашучы” титулына6 яшьлек Азамат Сабитов лаек булды. Вәлиевләр гаиләсе “Иң актив гаилә” буларак танылды.

Старт сызыгында ук башкаларны күпкә артта калдырып, алга ыргылган Ислам Гыйлметдинов (Мөслим урта мәктәбенең 7 в классы укучысы) “Җиңүгә омтылыш” номинациясе җиңүчесе булып танылды. Кызлар арасында Эльвира Хафизова (лицей) билгеләнде.

Барлык җиңүчеләргә “Чаллы юлы – 2021” ярышларының башлыгы, истәлекле бүләкләр,Мактау грамоталары тапшырылды. Укучылар арасында Рания Абдуллина, Азат һәм Илмир Нуриевлар, ветераннардан Мәкъсут Мирсәетов, Илмир Вафин да бәйгенең истәлек бүләкләренә лаек булды.

Әлфинур Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев