Мөслим-информ

Мөслимлеләр бүген өмәгә чыкты

Яз һәм хезмәт бәйрәмен мөслимлеләр хезмәттә каршы ала. Бүген Мөслим зиратында өмә үтте. Иртәгә авылларда да зиратларда өмә планлаштырыла. Зиратта корыган агачлар киселде, каберлекләр чистартылды. Шул ук вакытта оешма-предприятиеләр үз территорияләрендә дә җыештыру, чистарту эшләрен алып барды. Мөслим урта мәктәбе, лицей, гимназия укучылары һәм укытучылар коллективы Мөслим урамнарындагы тротуарларны чистарттылар,...

Яз һәм хезмәт бәйрәмен мөслимлеләр хезмәттә каршы ала. Бүген Мөслим зиратында өмә үтте. Иртәгә авылларда да зиратларда өмә планлаштырыла.

Зиратта корыган агачлар киселде, каберлекләр чистартылды. Шул ук вакытта оешма-предприятиеләр үз территорияләрендә дә җыештыру, чистарту эшләрен алып барды. Мөслим урта мәктәбе, лицей, гимназия укучылары һәм укытучылар коллективы Мөслим урамнарындагы тротуарларны чистарттылар, чүп-чар җыйдылар. Урамнарга Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган плакатлар эленде. Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтов әйтүенә караганда, өмәләрдә 1000 гә якын кеше, дистәгә якын техника катнашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: