Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр - балалар фестивалендә

Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан 15-17 май көннәрендә Васльево бистәсенең "Сосновый бор" лагеренда "Инициатива - 2015" исеме астында балалар иҗтимагый оешмасының республика күләм фестивале уздырылды. Фестивальдә Мөслим лицее укучылары Ралина Латыйпова, Айсылу Латыйпова, Виктория Фазылова катнашты.

Делегациянең җитәкчесе - педагог-оештыручы Гүзәл Вагыйзова.

Фестивальдә, укучыларны узып баручы уку елының нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов катнашында "Татарстан Республикасында балалар иҗтимагый оешмасының үсеш перспективасы" дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды. Балалар зоналарга бүленеп тренинглар, уеннарда, төрле мастер-классларда катнаштылар, проектлар ясадылар һәм якладылар. "Искиткеч вожатый" конкурсының финал өлешендә Ралина Латыйпова "Иң кызыксынучан, белемгә омтылучан" ("Самый любознательный") номинациясендә җиңү яулады, дип хәбәр итәләр Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама