Мөслимлеләр "Авыл яшьләре" спартакиадасында
Мамадыш районында бу көннәрдә традицион уеннар - "Авыл яшьләре" спарткиадасы бара. Бүген уеннарның икенче көне. Әлеге ярышларда Мөслим районы командасы да катнаша.
Төрле тармакларда хезмәт куючы яшьләр һәм студентлар барлыгы 11 спорт төре буенча көч сынаша. Мөслимлеләр уеннарга ныклы әзерлек белән китте, дип хәбәр итәләр район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев