Мөслим-информ

Мөслимлеләр арасында яшь кинематографистлар бар икән

Россия күләмендә узган "Унынчы муза" исемле яшь кинематографистлар конкурсының республика этабы җиңүчеләре ачыкланды. Мөслим гимназиясе укучысы Рәзилә Ахунова "Документаль экран" номинациясендә III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе - Ирина Латыйпова. "Анимацияле сәнгать" номинациясендә III дәрәҗә дипломга мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Цифрлы фото һәм видео" берләшмәсе әгъзасы Айсылу Муллина да лаек...

Россия күләмендә узган "Унынчы муза" исемле яшь кинематографистлар конкурсының республика этабы җиңүчеләре ачыкланды. Мөслим гимназиясе укучысы Рәзилә Ахунова "Документаль экран" номинациясендә III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе - Ирина Латыйпова. "Анимацияле сәнгать" номинациясендә III дәрәҗә дипломга мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Цифрлы фото һәм видео" берләшмәсе әгъзасы Айсылу Муллина да лаек булды. Шул ук берләшмәгә йөрүче Рәфил Шәрифуллин "Уенлы кино" номинациясендә II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчеләре - Лилия Нәфыйкова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: