Мөслим-информ

Мөслимлеләр - Алабуга шәһәре турында

Татарстанда меңъеллык тарихы булган ике шәһәр бар. Аның берсе - башкалабыз Казан булса, икенчесе - Алабуга шәһәре. Кама елгасы ярларына якын урнашуы белән ул элек-электән сәүдәгәрләрне үзенә җәлеп иткән. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче сәүдәгәрләргә, су юлы белән килеп, сату-алу белән шөгыльләнергә зур мөмкинлекләр туган. Шунлыктан бик күп сәүдәгәрләр, шәһәрне үз...

Татарстанда меңъеллык тарихы булган ике шәһәр бар. Аның берсе - башкалабыз Казан булса, икенчесе - Алабуга шәһәре. Кама елгасы ярларына якын урнашуы белән ул элек-электән сәүдәгәрләрне үзенә җәлеп иткән. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче сәүдәгәрләргә, су юлы белән килеп, сату-алу белән шөгыльләнергә зур мөмкинлекләр туган. Шунлыктан бик күп сәүдәгәрләр, шәһәрне үз итеп, шушында төпләнеп тә калганнар. Юкка гына Алабуга "сәүдәгәрләр шәһәре", дип йөртелми. Тарихны укып-белү бер нәрсә, ә менә аны үз күзләрең белән күрү, танышу бөтенләй икенче тәэсирләр калдыра. Шушы максатны күздә тотып, район хакимиятнең оештыру бүлеге, Иҗтимагый совет, туган якны өйрәнү музее, мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар советы вәкилләреннән торган делегация тарихи шәһәргә юл тотты. Шәһәрнең тарихи-архитектура һәм әдәби музейлар генераль директоры Гөлзада Руденко безне күптәнге танышларыдай кабул итте. Экскурсиябез Икмәк мәйданыннан башланып китте. Кайчандыр Ленин исемен йөрткән бу мәйдан шәһәр халкының төп күңел ачу урыны икән. Шушында ук Яңа ел чыршысы да урнаштырылган. Быел ул, мәйданның исеменә туры китереп, икмәк-булка рәвешендә ясалган уенчыклар белән бизәлгән. Экскурсоводыбыз Роза Ибраһимова һәр бинаның, урамның, оешманың үткәне, бүгенгесе турында кызыклы мәгълүматлар бирде. Заманында сәүдә белән генә түгел, башка өлкәләрдә дә алга киткән Алабугада уку йортлары да күп булган. Билгеле булганча, революциягә кадәр уку йортлары дәүләт тарафыннан түгел, аерым кешеләр тарафыннан төзелгән һәм финансланган. Шундыйларның берсе - хәзерге вакытта Казан Федераль университетының филиалы булган педагогия институты. Ул кайчандыр сәүдәгәр Стахеевның хатыны Глафира тарафыннан салдырылган Епархиаль хатын-кызлар училищесы булган. Бу дүрт катлы мәһабәт бина - бик күпләргә белем биргән һәм тормышка юл күрсәткән уку йорты. Башка шәһәрләрдән Алабуга музейларның күп булуы белән дә аерылып тора. Биредә 18 музей эшли. Анда 60 мең экспонат урнаштырылган. Шәһәрнең тарихы белән танышырга Россиядән генә түгел, чит илләрдән дә бик күп туристлар килә. Быел гына да су юлы белән хәрәкәт итүче туристларны йөртүче 148 теплоход туктаган. Моннан тыш автомобиль, һава юллары белән дә килүчеләр шактый. Туристларның теләкләрен үтәү максатында музей-кибет булдырылган. Ул 2003 елдан эшли. Биредә якын-тирә шәһәрләр: Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевскида, төрле районнарда яшәп, иҗат итүче 200 дән артык һөнәр остасының декоратив гамәли-сәнгать әсәрләре урын алган. Кунаклар нәкъ шушы сәнгать салоныннан үзләре белән истәлеккә сувенирлар алып китәләр икән. Алабуганы бөтен дөньяга таныткан рәссам Иван Шишкин музеенда да булдык. Шишкинның әтисе Иван Васильевич, икенче гильдия сәүдәгәр булып, икмәк белән сату иткән, иганәчелек белән шөгыльләнгән. Халык күңелендә ул ярдәмчел, гадел, яңалыкка омтылучан (агачтан ясалган су үткәргеч торбаларны беренчеләрдән булып гамәлгә кертә, Шайтан шәһәрчеген рәтләтә, Ананьин каберлеген торгызуда катнаша) шәхес булып саклана. Кече улы Иван да иҗади шәхес булып үсә. Беренче картинасын уналты яшендә иҗат итә. Аның нарат урманнары тасвирланган картиналарын бик күпләр беләдер, дисәм, һич ялгышмам. Үз гомерендә ул ун меңнән артык картина ясый. Музей-йорт бүген дә нәкъ рәссам яшәгәндәге кебек. Без дә үзебезне нәкъ 19 гасырдагы сәүдәгәр йортында кебек хис иттек. Тарихи шәхесләрдән кавалерист-кыз Надежда Дурова, шагыйрә Марина Цветаева, В. Бехтеров исемендәге медицина музее, Туган як, Хәтер музее, "Портомойня" да бик кызыклы һәм бай тарихлы музейлар. Шишкин музее каршында гына "Шишкин буалары" дип йөртелүче зур мәйдан җәйрап ята. Кайчандыр ташландык хәлдә булган, чүп үләннәре баскан бу территорияне чистартып, шәһәрнең мең еллык юбилее уңаеннан халык өчен бер дигән ял, күңел ачу мәйданчыгы булдыралар. Еллар үзган саен онытылган ярминкәләр дә кабаттан торгызыла. Менә ун ел инде август аеның беренче атнасында биредә Спасс ярминкәләре гөрли. Рәсәйнең барлык төбәкләреннән гамәли сәнгать белән шөгыльләнүче осталар җыела. Алар, бер җирдә дә кабатланмый торган эксклюзив товарларын тәкъдим итүдән тыш, мастер-класслар да үткәрәләр, җыр-биюгә осталыкларын да күрсәтәләр. Өч көн дәвамында монда кызу сәүдә бара. Алабугага кадәр килеп, ничек инде Шайтан шәһәрчеген күрмичә китәсең? 2007 елда, шәһәрнең юбилее алдыннан бу территориягә яңа сулыш өрелә. Ташландык крепость тирәсе тиз арада туристларның иң яраткан ял итү урынына әверелә. Биредә заманча ресторан да, ял итү, күңел ачу өчен мәйданчык та, Кама елгасына алып төшүче 365 басмалы баскыч та - барысы да халык мәнфәгатен күздә тотып ясалган. Гомумән, Совет елларында шәһәр бераз тынып, онытылыбрак торса да, шәһәр бүген кабаттан күтәрелеп, үсеп киткән. Алабуга махсус икътисади зонасы оештырылу, анда чит ил компанияләрнең сәнәгать өлкәсендә инвестиция проектлары белән катнашуы, халыкны эшле һәм ашлы итүе үзе бер уңыш, алгарыш бит. Сәяхәтебез ахырына якынлашты. Без кыска гына вакыт эчендә Алабуганың дистәгә якын тарихи объект белән таныштык. Экскурсияне оештыруда ярдәм күрсәткән Гөлзада Рәкыйповна белән очрашу да юкка булмады. Киләчәктә музейлар эшчәнлеген укучылар өчен махсус программа нигезендә алып барырга, үзара ярдәмләшеп, тәҗрибә уртаклашып яшәргә, дигән фикергә киленде. Наилә Сәлахова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: