Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр аерым бер дәрт белән эшкә тотынды

Яз җитү һәркайда да үзен сиздерә башлады. Кояш та җылытып, өстәге киемнәрне салдырырга азапланганда, тиктормаслар инде әллә кайчан капка алдын, яшәгән территориясен рәткә китерә башлады. Авыл кешесе җирнең кибеп беткәнен көтмичә дә җыештырырга тотына бит ул. Мөслим матбугат үзәге коллективы да беренчеләрдән территорияне чүптән арындыру эшенә кереште.

Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты,үзәк хастаханә, пенсия фонды, социаль яклау бүлеге, район суды, лицей, музыка мәктәбе, "Татфонбанк", казначылык идарәсе, үзәк даруханә, район мәдәният йорты, район финанс-бюджет палатасы коллективлары да үз территорияләрен чистарту, көздән калган яфракларны тырмалау эше бн мәшгуль булды.

Әйе,мөслимлеләр аерым бер дәрт белән эшкә тотынды. Ник дигәндә, җиң сызганып апрелҗ өмәсенә әзерләнеп йөргән чак. Халык телендә Ленин өмәсе дип йөргән зур чара,көннәр матур торса, 11 нче апрелҗдә үтәр дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев