Мөслимлеләр 9 май бәйрәменә "Үлемсез полк" альбомын әзерли

Илебез халкы Бөек Җинүнең 72 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Киләчәк буыннарга тыныч күк йөзе, бәхетле тормыш бүләк иткән бабаларыбызның батырлыгы - мәңгелек. Аларның рухлары алдында без - яшь буын башыбызны иябез һәм аларның батырлыкларын, тормыш юлын, истәлекләрен барлыйбыз.
Елдан-ел сирәгәя баручы ветераннар сафы, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары безнең алдыбызга бу вазыйфаны бурыч итеп куя. Шушы максаттан чыгып, туган якны өйрәнү музее үзенең контакттагы төркемендә "Мөслим районының үлемсез полкы" дип исемләнгән альбом булдырды. Анда интернет челтәре ярдәмендә Бөек Ватан сугышы чорында яшәгән, катнашкан, үскән әби-бабаларыбызның истәлекле фотолары туплана. Фотолар тупланып кына калмыйча, аларның тарихы да өйрәнелә. Сугышчының исем-фамилиясе, яшәгән еллары, хәрби бүләкләре, батырлыгы турында мәгълүматлар җыела.
Бүгенге көндә альбомда 8 фотография һәм алардагы батыр сугышчылар турында белешмә урын алды. Яңа Усы авылыннан Смелов Аврам Леонтьевичның фотосын - оныкчыгы, Приют Шуран авылыннан Новиков Илья Петровичның фотоларын - оныгы, Кондратьев Прохор Ильичның мәгълүматларын килене Клара Кондратьева, Гәрәев Хуҗагали Тимергали улының фотосын Тукай районыннан туганнан туган сеңлесе тапшырды. Калган фотолар музей фондыннан куелды. Районыбыздан яу кырына киткән 8 меңнән артык якташыбыз, туган якларына кайта алмыйча ятып калганнар, исән-имин кайтып, сугыш яраларыннан вафат булган ветераннарыбыз өчен бу - бик аз сан! Хөрмәтле райондашлар! Үзебезнең туган төбәгебезнең батырларын барлау, аларның гаилә тарихларын, фронт юлын яшь буынга җиткерүдә сезнең зур ярдәм сорала. Гаилә архивында сакланучы фотоларыгызны, истәлекләрегезне туган якны өйрәнү музееның төркеменә урнаштырыгыз яки музейның фәнни хезмәткәре Равил Тимкинга тапшырыгыз. Сезнең бабайларыгызның якты истәлекләре буыннан-буынга күчәр һәм сакланыр!
Синара Яббарова,
туган якны өйрәнү музее директоры.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июль 2022 - 19:46Үлән чәйләре файдалы! Чәй безнең организмга ләззәт кенә биреп калмый, ә сәламәтлегебезне дә ныгытсын дисәк аңа төрле кушылмалар өстәргә була. Түбәндә сүз шул хакта.6800
-
5 июль 2022 - 18:49Фәнисә Хәбибуллина комсомол яшьлеге турында яза 1960 елның ноябрендә комсомолга кердем. Әткәй белән әнкәй (хәзер мәрхүмнәр инде), комсомолга керүем белән котлап: “Кызым, комсомол исеменә тап төшермә, акыллы, кешелекле бул!”– дип, кулымны кыстылар. Аннары әткәй, почтага барып, “Татарстан яшьләре” газетасына язылып кайтты. Һәм: “Укы, кызым, газета синең ышанычлы дустың булыр”, – дип, газетага язылуы турында квитанция бүләк итте. Ул шатлыклы көнем бүгенгедәй хәтередә.7200
-
5 июль 2022 - 17:37Авылым тарихы. Тегермәнлек Тегермәнлекнең көнбатыш тарафында мари зираты калдыклары бар (халык телендә чирмеш зираты). Бер елны үләт базы казыганда, кеше сөякләре чыга башлагач, эшне туктатып, ул урынны кире күмеп куйдылар. Кайберәүләр бу урынны Тегермәнлекнең иске зираты булмадымы икән дигән фикерләр дә әйтә.6900
-
5 июль 2022 - 15:15Ветераннар очрашуы Кичә Мөслимгә Тукай районыннан ветераннар Советы делегациясе килде5500
-
5 июль 2022 - 14:32Сакланып эч! Рульгә утырыр алдыннан куллану тыелган дарулар исемлеге билгеле булды27100
-
5 июль 2022 - 14:246 июльгә һава торышы Һаваның температурасы төнлә +7,+10, көндез +24, +27 градус.6200
-
5 июль 2022 - 12:17Шуганка авылында өмә Ял парклары район үзәгендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә арта бара.12100
-
27 июнь 2022 - 14:57Мөслимлеләр журналларны яратып укый
-
23 июнь 2022 - 09:42Солдат хатлары
-
4 июль 2022 - 11:30Чираттагы утырышБүген администрациянең утырышлар залында район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.8900
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5425802
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.518900
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.461501
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).366704
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.332603
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.253701
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика