Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимгә яшь белгечләр кирәк!

23 апрель көнне район башлыгы Рамил Муллин Казан дәүләт аграр университетында белем алучы мөслимлеләр белән очрашты. Әйтергә кирәк, чит шәһәр-районнарда укучы студентлар белән әлегедәй очрашу беренче тапкыр гына оештырылмый. Бу көнне Мөслим егет-кызлары белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мизхәт Нәбиев, "Россельхозбанк"ның Мөслимдәге өстәмә офисы җитәкчесе Ленар Авзалов...

Бүгенге көндә әлеге югары уку йортында бик күп мөслимлеләр белем ала. Алдагы елларда шушы ук университетта һөнәр үзләштереп, бүген инде районга кайтып эшләүчеләр дә шактый. Район җитәкчелегенең яшьләр белән очрашуы да югары белемле кадрларны районга җәлеп итү максаты белән оештырылган иде. Бүген бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагы яшь кадрларга мохтаҗ. Казан дәүләт аграр университеты нәкъ менә шушы тармак белгечләрен әзерли.

Яшьләргә Мөслимдә яшәү өчен дә, хезмәт өчен дә уңай шартлар тудырылган. Өстәвенә, дәүләт тарафыннан да авыл җирлегендә хезмәт куючы яшь белгечләргә ярдәм күрсәтелә. Шулай булгач, чит төбәк үсешенә көч куйганчы, туган ягыңның тагын да чәчкә атуына үз өлешеңне кертү күпкә мактаулы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев