Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимгә маршрут автобуслары кирәк?

Мөслимебез көннән-көн матурлана, зурая. Авыллардан килеп күп кенә эш яшендәге гаиләлеләр Мөслимдә җир участогы алып, йорт салалар. Күпер башыннан алып, халык телендә Катмыш, Тойгельде башы, аэропорт ягы дип йөртелгән микрорайоннарга кадәр 4-5 чакрым ара бар.

Машиналы кеше өчен ерак та түгел. Әмма бар кешенең дә кулында тимер аты юк бит әле. Эшләүчеләргә иртәнге сәгать сигезгә эш урынына барып җитәргә кирәк. Үзең генә булсаң бер хәл,җитәкләп, коляскага яки чанага утыртып, бакча яшендәге баланы да тартып алып бара башласаң, 4-5 чакрым араны ташбака тизлеге белән узуың да гаҗәп түгел

Мөслим урамнарыннан узганда һәр капка төбе саен 2-3 машина торуын күреп, "Кеше саен машина ахрысы боларның", дип куясың. Бәлки шулайдыр да. Тик аңа карап кына ул юлда туктап сине утыртмый. Һәр кешенең үз юлы...

Поселок тибындагы район үзәкләрендә халык күп еллар инде җәмәгать транспортыннан файдалана. Алдан маршруты һәм сәгате билгеле булганга, кеше, вакытына гына чыгып, тиешле җиренә бик тиз барып җитә.

Берничә ел элек андый бәхет мөслимлеләргә дә елмайган иде. Ләкин ни сәбәпледер автобуслар маршрут буенча йөреп китә алмады. Югыйсә, тукталышларга павильоннар да урнаштырылган иде. Бу яңалык ничек тиз башланган булса, нәкъ шулай тукталды да. Шул вакытта бу проект эшләп киткән булса, без инде күптән җәяү йөрүне оныткан булыр идек.

Бер караганда җәяү йөрү сәламәтлеккә файдалы. Күбебез эш урынында көне буе диярлек утырабыз. Өйгә кайткач тагын телевизор үзенә тарта. Иртән эшкә җәяү барып, кичен җәяү кайткан очракта, саф һава сулыйбыз, аяк-кулларыбызга хәрәкәт була, юлда очраган таныш-белешләребезнең хәлләрен сорашабыз. Хәзерге ашыгыч заманда кеше күрергә дә вакыт юк, хәлләрне дә телефон аша гына белешәбез.

Бу ашыгыч заманда гел җәяү йөри башласаң, бер нәрсәгә дә җитешеп булмаска мөмкин. Әллә соң вакытны экономияләү йөзеннән берәр маршрут ачып караргамы? Бу хакта мөслимлеләр ни уйлый?

Илиза Закирова, мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты: "Мин өч бала әнисе, Мөслим үзәгендә яшим. Баланы балалар бакчасына илткәндә һәм алып кайтканда гел генә машина белән илтү мөмкинлеге булмый. Бала аягы белән кайтып җиткәнче күп вакыт үтә. Автобус маршруты ачылса, бик яхшы булыр иде. Бәясе, шәһәрдәгеләрдән очсызрак булып, 10-15 сум тәшкил итсә,теләгән һәркем бу хезмәттән файдаланыр иде, дип уйлыйм".

Минтимер, гимназия укучысы: "Кирәк түгел дип уйлыйм. Ул автобуслар бер маршрут буенча һәм сирәк кенә йөриячәкләр. Яңа микрорайоннарның барлык урамнарына да кермәячәкләр. Тукталыш әйләнгеч юлда гына булачак, өйгә кайтып җитәр өчен тагын 15 минут җәяү атлыйсы була.

Мөслиха Гарипова, 50 яшь:"Автобусны күптән йөртә башлыйсы иде инде. Бар кешенең дә машинасы юк. Такси чакыра башласаң, 50 сумга төшә, барып-кайту өчен 100 сум түләргә кирәк. Аз керемлеләр, пенсионерлар өчен бигрәк тә кулай булыр иде.

Район үзәгенә авыллардан да йөреп эшләүчеләр бар. Андыйлар күпер башына кадәр җәяү барырга мәҗбүрләр. Аннан соң да узучы машина көтеп торасы бар бит әле.

Әйтәсе килгән тагын бер фикерем бар. Күпер башындагы тукталыш павильоны кайчандыр Сабан туй җиренә китә торган юл чатында тора иде. Берничә ел элек, аның урынын үзгәртеп, читкә алып куйдылар. Шул сәбәпле хәзер Кооператив урамыннан килүче машиналарга утыру мөмкинлеге бетте. Халык, барыбер, күпер тирәсенә үк барып басып машина көтә".

Ринат Сәлахов, Мөслим: "Автобуслар йөртү күптән кирәк иде. Мөслим авылында яшәүче туганыңа мунча керергә килер өчен дә, такси чакыртырга кирәк. Димәк, бер мунча керүең 100 сум дигән сүз".

Галия Латыйпова, Сал.Мухан авылы: "Авылдан Мөслимгә такси белән киләбез. Таксига һәр маршрут аралыгы өчен аерым түләргә кирәк. Мәсәлән, пенсия бүлегеннән белешмә алып, аны нотариуска раслатырга бару өчен акча янчыгыңны бер ачсаң, әзер белешмәне тиешле җиренә илтеп бирергә тагын кесә ягын карыйсың. Бу документлар артыннан йөрүнең башы гына булса, һәр белшмәгә түләнгән, юлга тотылган акчаларыңны санасаң, түгәрәк кенә сумма килеп чыга. Автобуслар йөрсә, бик әйбәт булыр иде".

Гөлназ Әхмәтова, Туган як музее хезмәткәре: "Үзем -- Мөслимнең бер башында, әти-әнием икенче башында яши. Көн саен барып хәлләрен беләм. Эштән кайтканнан соң, автобус белән генә урасың бик яхшы булыр иде".

Наилә Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев