Мөслим-информ

Мөслимгә – 90 ел!

Хөрмәтле мөслилеләр, барыгызны да чын йөрәктән Мөслимебез бәйрәме - Мөслим районы оешуга 90 ел тулу белән котлыйбыз! Районыбыз иминлеге өчен куйган нәтиҗәле, игелекле хезмәтегез өчен барыгызга да олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Бәйрәм белән котлап, сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм изге ниятләрегезнең тормышка ашуын телибез.

Мөслим районы Татарстанның көнчыгыш өлешенә, халкыбызның җырларында җырлана торган ямьле Ык елгасы буена урнашкан. Ул төньяктан республикабызның Актаныш, төньяк-көнбатыштан Минзәлә, көньяк һәм көньяк-көнбатыштан Азнакай һәм Сарман районнары, көнчыгыштан Башкортстан Республикасының Бакалы районы белән чикләнә. Мәйданы 1466,2 кв. км, халкы 23,2 мең хисаплана. Халык¬ның төп өлешен татарлар — 89,1%, руслар — 7,5%, марилар 3,4% тәшкил итә. 
Районда барлыгы 19 җирле үзидарә Советы 71 авылны берләштерә. Шуның 57 се татар, 8 е рус, 3 се рус-татар һәм 3 се мари авыллары. 
Район үзәге Мөслим Казаннан — 319 км, якындагы тимер-юл станциясе булган Бөгелмәгә — 110 км, ә Яр Чаллыдагы су юлы пристанена 80 км ераклыкта. 
Мөслим төбәге урман-дала зонасына керә. Күрше Актаныш, Минзәлә районнарына караганда калкурак, кайбер биеклекләр диңгез өсте тигезлегеннән 250—300 метрга кадәр җитә. Бары тик шактый киң Ык буе үзәнлекләре, төньяк-көнчыгыш өлешен¬дәге субүләр генә түбәнлек тәшкил итә. 
Калкулыкның юнәлеше көньяк-көнчыгыштан, ә үзәнлекнең юнәлеше калку¬лыкка перпендикуляр урнашкан. Гомумән, рельеф Урал тавы итәгенә хас булган кечкенә калкулыклар тезмәсеннән һәм тигезлекләрдән тора. Урыны белән көньяк¬тан төньяк юнәлештә текәлеге 30—60 метрга җитә торган, өсләре сирәк урманлы сөзәк таулыклар сузыла. Таулыкларның чагыштырмача биеклеге Ык елгасы өсте тигезлегеннән 70—80 метр тәшкил итә. Ык аръягында катнаш агачлар үсә торган ике зур урман массивы бар. Беренчесе район үзәге Мөслимнән — 4 км, икенчесе 10 км ераклыктан башлана. Алар барлык җир мәйданының 17,8 процентын алып торалар. 
Туфракның составы төрле. Әйтик, Ык елгасының сулъяк һәм төньяк-көнчыгыш өлешендәге хуҗалыкларда кара туфрак, ә елганың уң ягында соры урман-дала туфрагы, Ык елгасы буйлап комлы полоса сузылган. 

 

Климат — континенталь. Ләкин шуны искәртеп үтү урынлы: республикада эссе вакытта иң югары, ә салкында иң түбән температура — Мөслимдә. Бу күренешне Ык елгасы үзәнендәге казанлыкка урнашуы сәбәпле, Мөслимдә салкын яки эссе һава туплану, җирле характердагы томаннар барлыкка килү өчен уңайлы шартлар туу нәтиҗәсе дип карарга кирәктер. Еллык температура республиканың минималь температурасы күләмендә — 2,8° С.

Күпьеллык тәҗрибә һәм күзәтүләрдән, шулай ук Мөслимдәге метеостанция мәгъ-лүматларыннан билгеле булганча, елга уртача 111 аяз, 154 болытлы, 45 буранлы көн туры килә. 
Иң күп яуган елларда карның тирәнлеге уртача 90 см исәпләнә. Уртача еллык явым-төшем 435 мм тәшкил итә. Бу күрше-тирә районнар күрсәткеченнән түбәнрәк. Табигатьнең гаҗәеп могҗизалы күренешләре дә күзәтелә районда.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: