Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимемдә гөрли сабантуйлар

6 нчы июнь көнне вәрәшбаш авыл җирлегендә Сабан туй үтте. Башка еллардан аермалы буларак , бу көн шулай ук тәпти һәм Исрафил чишмәсе ачу белән дә күпләрнең исендә калыр. Чишмә ачу тантанасына район башлыгы Рамил Муллин, ТР дәүләт советы депутаты Рафис Борһанов, Роосия Сбербанкының татарстан бүлеге идарәчесе Рушан Сәхбиев, район...

Чишмәне ачып җибәреп, килгән кунакларга, инде традициягә әверелгән, булган чишмәләрне саклап калырга, төзекләндерергә өндәп Рәшит Кирамов чишмә суы белән коенып эстафетаны Рушан Сәхбиевка, Ришат Сәхипгараевка юллады. Вэрэшбаш авылында 14 чишмә билгеле, аларның һәрберсе ремонт тәлап итә.

Тантана сабантуй паркында дәвам итте. Авыл халкына, ераклардан туган якларына кайткан кунакларга район үзешчәннәре концерт программасы тәкъдим иттеләр. Үз хезмәт өлкәләрендә зур уңышларга ирешкән өчен һәм юбилей уңаеннан шушы авылда эшләгән якташларга район башлыгының мактау грамотасы тапшырылды.

Җыр бию белән барган сабантуйда милли уеннар да уйнатылды. Көрәш, йомырка белән йөгерү, баганага менү кебек уенардан беркемдә читтә калмады.

Сабантуй гөрләп барды. Авыл халкы, килгән кунаклар барчасыда бәйрәм мизгелләренә күмелделәр.

Алда безне район сабан туе көтә. Нурлыгаян паркында үтәсе бәйрәмгә райондашларыбызны, кайткан кунакларыбызны көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев