Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мөслимемә атлар кайта" (Ат спорты комплексы эшчәнлеге турында)

"Татарга ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле" - ди халык мәкале. Юкка гына әйтелмәгән әлеге сүзләр. Чөнки, тормышыбыз ничек кенә үзгәрмәсен, ничә ат көчле егәрле техникалар килеп кермәсен, ат "җене" кагылган кешеләребез бар әле. Ат җене нинди буладыр, анысын әйтә алмыйм, әмма, атта чабучы, ат арбасында утырып баручыларны күрсәм, минем күңелемдә...

"Татарга ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле" - ди халык мәкале. Юкка гына әйтелмәгән әлеге сүзләр. Чөнки, тормышыбыз ничек кенә үзгәрмәсен, ничә ат көчле егәрле техникалар килеп кермәсен, ат "җене" кагылган кешеләребез бар әле. Ат җене нинди буладыр, анысын әйтә алмыйм, әмма, атта чабучы, ат арбасында утырып баручыларны күрсәм, минем күңелемдә аңлатып бетерә алмаслык илаһи хисләр кузгала. Мөслимебездә ат спорты комплексы төзелә башлау да, нәкъ менә милләтебезнең горурлыгы булган ат спортын популярлаштыру, үсеп килүче буында ат спортына кызыксыну уяту. Бүген биредә нинди эшләр башкарылган, нинди төзелешләр бара? Шушылар белән танышу максатыннан, ат спорты комплексында булып кайттым. Комплексның төп хуҗасы - Фазаел Вәлеев. Аның кебек ат яратучы, атларны үз балаларыдай сөюче тагын бер кеше бар микән? Биредәге эшләрне башкаручы, атларны тәрбияләүдә, аларны өйрәтүдә җитәкчелек итүче дә ул. Юкка гына Фазаел абый: "Ат ул ниндидер эшләр эшләүче, ярышларда катнашучы гына түгел, ә гомумән матурлыкны, кеше күңелендә яхшылык, игелеклелек кебек сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итүче хайван. Биредәге атлар янына килеп, мин күңелемә тынычлык, көч, дәрт - дәрман алам" - дими. Аның белән бергә, Катмыш авылында яшәүче, керәшен егете Дима Фролов хезмәт куя. Аның җаваплылыгына атларны дүрт тапкыр ашату, бүлмәләрне икешәр тапкыр чистарту, атларны тәрбияләү тапшырылган. Дима, кечкенәдән үк атларны яратып үскән. Шуңадыр, үзенең хезмәт юлын да биредә тапкан. Комплекста атлар тору өчен бер бина корылган. Аңа өстәп яңа торак төзелә башлаган. Әлеге торакта атларны юындыру, киемнәр һәм башка кирәк - якракларны киптерү, кичке ат караучы өчен бүлмәләр ясалачак. Шулай ук, үзәк керү өлешендә, укучылар өчен класс, киенү - чишенү өчен бүлмәләр ясалачак. Атларны һавага чыгарып йөртү, өйрәтү өчен левада (безнеңчә утар) инде күптән әзер. Ат спорты белән шөгыльләнергә теләүчеләр җыелгач, комплекста тренер да эшли башлаячак. Бүген биредә, 11 ат исәпләнә. Күршебез Башкортстаннан кайткан Маугли кушаматлы пони, инде күптәннән мөслимлеләрне үз итте. Мауглины райондашларыбыз Сабантуй бәйрәмендә, Яшьләр көнендә үткәрелгән чараларда күрделәр. Теләгән кешеләр, аңа атланып йөреп тә килде. Пони, чыннан да килгән кешеләрдән курыкмый. Хәттә камера белән каршына килгәч тә, бу кем әле, нишләп йөрисез монда дигән сыман, башын әле бер якка, әле икенче якка боргалап каршыга килеп басты. Калган барлык атлар да чабышкылар һәм юртаклар нәселеннән. 2016 елда Мөслимдә туган Голд принц исемле юртакның нәселе ерак Америкага барып тоташа. Аның бабасы Америкада чемпион булып танылган. Фазаел Вәлиев әлеге юртакны: "Бик переспективалы, киләчәгенә зур өметләр баглыйбыз" - ди. Ә Гамлетка инде алты яшь. Ул күп төрле ярыш - бәйгеләрдә катнаша. Узып баручы елда, Яр Чаллы шәһәрендә узган республика бәйрәмендә, Түбән Камада, Лениногорскийда узган ярышларда беренче урынны яулаган. 2006 елда туган Гекон кушаматлы чабышкы да, үзенең уңышлары белән сөендерә. Ул да төрле шәһәрләрдә, Башкортстан республикасында узучы ярышларда үзенең көчен сыный һәм төрле призлы урыннарны яулый. Гипотеза исемле чабышкы ат, комплекс эшли башлаганнан бирле, инде ике колын биргән. Үзе дә чабышкылар нәселеннән булган Гипотезаның колыннарына да ышаныч зур һәм киләчәгенә зур өметләр баглыйлар. "Атта кеше акыллары бар" - дигән әйтем тикмәгә генә әйтелмәгәндер. Фазаел Вәлеев сүзләренчә, атны яшь баланы тәрбияләгән кебек тәрбияләргә, карарга кирәк икән. Азыкны да аларга гади генә ашатмыйлар. Комплекста атларга, составына төрле витаминнар, био өстәмәләр кушылган солы бирәләр. Печән дә (ике төрле тукранбаш кушылган) атлар алдыннан өзелми. 16 төрле компонент кушылган тозны атлар бик яратып ялыйлар. Шулай ук, алма, кишер кебек яшелчәләрне дә биредә тәрбияләнүчеләр үз итәләр. Әмма, мондый яшелчәләр бик сирәк бирелә. Шуңа күрә дә, газета укучыларыбыз арасында, үзенең хуҗалыгыннан арткан кишер, алма кебек яшелчәләрне, ат спорты комплексына китерүчеләр булса, сезгә бик рәхмәтле булалар. Продукция белән даими ярдәм итеп торулары өчен, "Органик групп" җәмгыятенең "Урожай" һәм "Ык" агрофирмалары җитәкчеләре Илгиз Зиннуров, Заһир Шәкуровларга да, тирән рәхмәтләрен җиткерәләр комплекс эшчеләре. Һава торышы -25-с суыктан артмаганда, атлар һәр көнне һавага чыгарыла һәм 1-1,5 сәгатьдәвамында прогулкада булалар. Атларның сәламәтлекләре дә һәрдаим контрольдә тотыла. Шунсыз мөмкин дә түгел, чөнки ярышларда катнашучы атлар сәламәт булырга тиеш. Кайда гына ярышларга барсалар да, атның медицина кенәгәсе сорала. Әлеге кенәгәдә атка нинди прививкалар ясалуы, кан анализы нәтиҗәләре барысы да язылган. Елга ике тапкыр атларның кан анализы Казанда тикшерелеп кайта. Димәк кешегә сәламәтлек ничек кирәк, чабышкы, юртак атларга да нәкъ шундый ук сәламәтлек сорала. Мөслимебездә ат спортына юнәлеш бирүче, җан өрүче - район башлыгы Рамиль Муллин. Ул бер үк вакытта район ат спорты федерациясе җитәкчесе дә булып тора. Әлеге башлангыч юкка гына уйланмаган. Чөнки, ат спорты белән шөгыльләнү сәламәтлекне ныгыта, кешеләрдә түземлек, сабырлык һәм башка бик күп шундый сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә. Шунысы гына аңлашылып бетми, бүген җирлегебездә зур мөмкинлек була торып, нигәдер яшьләребез әлеге комплекска килергә атлыгып тормыйлар. Фазаел Вәлеев: "Мөслим яшьләре, яшүсмерләр ат спорты белән бик кызыксынмыйлар әлегә. Бирегә килсәләр, атта, чабышкы - юртакларда йөрергә бик теләп өйрәтәбез" - ди, борчылуын белдереп. Чыннан да, ат өстендә, үз дәрәҗәсен белеп, горур кыяфәттә баручы татар егетләрен, рәсем - киноларда гына түгел, ә Мөслимебезнең үзендә күрү ничек яхшы булыр иде. Әйдәгез әле, Мөслим яшьләре, егетләре! Сезгә карап сокланырлык, болар безнекеләр - Мөслимнекеләр, диярлек булсын. Ә ат спорты комплексының ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык. Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев