Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт ярдәме белән йортларга капиталь ремонт ясала

Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы нигезендә быел районда дүрт йортка ремонт үткәрү планлаштырыла. Вахитов урамындагы 13 нче йортта һәм Гагарин урамындагы 1 нче йортта түбә алыштырылды.

Гагарин урамындагы 1 нче йортның фасады да эшләнәчәк. Тукай урамындагы 19 нчы йортта да түбә ябу төгәлләнеп килә. Отмозкалар соңрак, көннәр җылыткач, ясалачак. Тукай урамындагы 33 нче йортның түбәсе капиталь ремонт программасы нигезендә ике ел элек алыштырылган иде. Йортның быел фасады ремонтлана. Тукай урамындагы 33 нче йортта һәм Гагарин урамындагы 1 нче йортта ремонтны "Омега" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте алып бара. Калган ике йортның генераль подрядчигы - Мөслим муниципаль районының "Капиталь төзелеш идарәсе" унитар предприятиесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев