Реклама
Күпләр күреп өлгергәндер, бу көннәрдә район үзәгендә урнашкан "Татнефть" ягулык станциясендә ремонт башланды. Станциянең тышкы кыяфәте генә түгел, хезмәт күрсәтү тәртибе дә үзгәрәчәк.
Ремонтны ясаучылар сүзләренчә, биредә озакламый халык өчен ял итү зонасы булдырылачак. Ул кафе, интернет челтәренә тоташкан утырып ял итү урыннарын үз эченә алачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз