Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдәге русча исемле кибетләрне ни көтә?

Без Татарстан Республикасында һәм татарлар күпчелекне тәшкил иткән районда яшибез. Шуңа карамастан, Мөслимебездә нинди генә исемдә кибетләр юк. Карап йөрим дә исем китә: "Рай", "Изобилие", "Хоздом", "Жасмин". Саный китсәң, әле тагын әллә нинди исемдәге сәүдә нокталары бар.

Бәлки, кемдер:

- Исемдә түгел хикмәт - җисемдә, - дияр.

Әмма нигә шул ук "Рай" ны үзебезчә "Оҗмах" дип язмаска? Шулай язсаң, кызыклырак та булыр иде. Мин, мәсәлән, бу "Оҗмах" та ниләр бар икән, дип кереп, кергәч, нәрсә дә булса алмый калмас идем. Димәк, кайбер очракларда исем дә күпмедер дәрәҗәдә сәүдәне алга җибәрүдә ярдәм итә. Әле ул элмә такталар эстетик зәвыклы итеп бизәлгән дә булсамы? Шигем юк: әлеге кибет яныннан берәү дә тыныч кына үтә алмас иде.

24 март көнне Мөслим районы һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары, оешма-предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр һәм кибет, сәүдә үзәкләре хуҗалары катнашында узган киңәшмәдә дә күтәрелде әлеге мәсьәлә. Сүз нигездә биналардагы элмә такталарның таләпләргә туры килү-килмәве һәм исемнәр язылышы хакында барды. Татарстан халыклар дуслыгы ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов үз чыгышында милли гореф-гадәтләрнең, йолаларның телне саклаучы иҗади мирас булуын ассызыклады:

- "Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында" гы 1560 санлы закон нигезендә оешма яки рәсми бина булсынмы ул, кибетме яки сәүдә үзәгеме, мәгариф биналарымы, аларның исемнәре һәм эш графиклары татар һәм рус телләрендә язылырга тиеш.

Әлеге законның Мөслимдә ничек үтәлүе киңәшмәдә тәкъдим ителгән слайдлар аша да ачык аңлашыла. Фотолардан күренгәнчә, кайбер кибетләрнең, сәүдә үзәкләренең генә түгел, ә оешмаларның да элмә такталары канун таләпләренә туры килми.

Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтов та үз чыгышында сәүдә нокталарының, халыкка хезмәт күрсәтүче шәхси эшмәкәрләр биналарының фасад үзенчәлекләре, эстетик бизәлеше һәм чисталыгы буенча уздырылган рейд нәтиҗәләре белән таныштырды:

- Күпчелек кибетләрдә тәрәзәләргә, ишекләргә төрле реклама плакатлары ябыштыру, продукцияне урамга чыгарып кую кебек ямьсез күренешләр бар. Моны туктатырга кирәк. Һәр кибетнең, сәүдә үзәгенең, хезмәт күрсәтүче бинаның паспортын булдыруны да сорыйбыз.

Район башлыгы Рамил Муллин үз чыгышында канун таләпләрен төгәл үтәргә, яңгыраган фикер-тәкъдимнәргә кушылырга чакырды.

- Шөкер, Мөслимебез чиста, төзек. Биналарның, сәүдә нокталарының тышкы күренеше дә шушы матурлыкны арттыруга ярдәм итә. Үз телебезне яратабыз, милләтебезне хөрмәт итәбез икән, үзебезгә хас исемне куярга кирәктер, диде район башлыгы. - Нинди дә булса бина төзелә икән, ул озак еллар халыкка хезмәт итәчәк. Шуңа күрә төзегәндә үк бинаның исеме дә үзенчәлекле, матур, мәгънәле булырга тиештер. Телебезне, милләтебезне саклыйбыз, дибез икән, тәрбияне урамнан ук башларга кирәк. Шул очракта гына эшебез нәтиҗәле булачак.

Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты каршында төзелгән җирлектәге хезмәт күрсәтү һәм сәүдә биналарының эш вакыты һәм исемнәре язылган элмә такталарны тиешле таләпләргә туры китерү буенча эш комиссиясе дә төзелде. Комиссия, фикер-тәкъдимнәрне исәпкә алып, элмә такталарны тәртипкә китерү буенча эш алып барачак. Димәк, тиздән район үзәге Мөслимдәге биналарда дөрес язылган, зәвыклы бизәлгән элмә такталар урнаштырылачак, дигән өметтә калабыз.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында: "Бүген барыбызны да милләтебез, гореф-гадәтәребез киләчәге борчый. Ничек саклау турында уйланабыз. Әлбәттә, безнең нигез - авыл җирлеге. Ул бетсә, телебезне, гореф-гадәтләрне, динебезне саклау бик авыр булачак", - диде. Хак сүзләр. Чыннан да, чын татар авылы урамнарында татарчага карый, "Рай", "Аэлита", "Лаззят" кебек русча исемнәр күбрәк икән, димәк, уйланырга урын бар, җәмәгать!

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев