Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдәге "Җәмигъ" мәчетен салуга мөслимлеләр көче белән 200 мең сум акча җыелган

Мөслимебездә төзелеп килүче "Җәмигъ" мәчетенә райондашларыбыз даими ярдәм итеп торалар. Апрель ае ахырында кибетләрдә торган сәдака әрҗәләренә инкассация ясалганнан соң, мәчетебезгә келәм алу өчен барлыгы 200 мең сум акча җыелганы ачыкланды.

Бу келәмгә кирәкле тулы сумманың биштән бер өлеше дигән сүз! Бу изге эштә авылдашларыбыз актив катнашты, башка җирлекләрдә яшәүчеләр арасыннан да өлеш кертүчеләр булды. Кылган изгелекләрегез өчен барыгызга да Аллаһның рәхмәте булсын! Мәчетебездә кылыначак һәр сәҗдә хисабы белән сезгә Раббыбызның нигъмәтләре язылып торсын. Бу дөньяда иман байлыгы, тән саулыгы, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы белән яшәп, ахыйрәттә мәңгелек җәннәт бакчаларына керергә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев