Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдәге матур үзгәрешләр (2016 елга йомгак)

Мөслимдәге матур үзгәрешләрдән һәркем хәбәрдардыр. Ни дисәң дә, авылларда яшәүчеләр район үзәгенә бармый тормый. Җирлегебез кунаклары да төзекләндерелгән Мөслимне күрми китми. Ә үзгәрешләр соңгы елларда байтак булды. Мөслим авыл җирлегенең отчет сессиясендә сүз 2016 елда башкарылган эшләр турында барды.

Узган елның иң күләмле проекты "Кояшлы Ык" яр буе ял зонасы төзелеше булгандыр. "Ык буенда эш февральдә үк башланды", - ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтов. 7 гектар мәйданнан 1980 "КамАЗ" чүп кенә түгелде. Җирлегебездәге 42 оешмадан 75 кеше хезмәт куйган әлеге участокта амфитеатр, балалар өчен уен мәйданчыклары ясалды, атынгычлар куелды. 1800 метр озынлыкта велосипед юлы, 4 мең километрлы җәяүлеләр юлы эшләнде, 600 төп агач утыртылды. Иске Ыкның чистартылган каналында катамаранда, көймәдә йөзү мөмкинлеге тудырылды. Хәзер Ык буе - җәен генә түгел, кышын да халыкның яраткан ял урыннарыннан берсе. "Кояшлы Ык"та төзекләндерү эшләре әле дәвам итәчәк.

Тагын бер ял зонасы - Мөслимнең Яңарыш микрорайонындагы "Курай" паркы да узган ел сафка басты. Биредә баскетбол, волейбол, мини-футбол, тренажер мәйданчыклары ясалды, җәяүлеләр юлы, машина кую урыннары эшләнде. Сәхнә, утыргычлар урнаштырылды. Парк территориясен 71 лампа яктырта.

Тагын бер яңалык. Атчылыкка игътибарны арттыру, әлеге спорт төренә кызыксыну уяту йөзеннән Мөслимдә ат спорты комплексы төзелә башлады. Мөслимлеләр, бигрәк тә ялгыз яшәүче абый-апалар күптән көткән җәмәгать мунчасы да узган ел кулланылышка тапшырылды. Мөслимгә керү юлында санаулы көннәр эчендә калкып чыккан Җәмигъ мәчете тулысынча иганәчеләр ярдәме белән сафка басты. Сугыш ветераннары һәм аларның тол хатыннары өчен Колхоз урамында дәүләт ярдәме белән төзелгән күпфатирлы йорт кулланылышка тапшырылды. Вахитов урамында күпфатирлы ике инвестицион йорт сафка басты. Җирлектәге биш күпфатирлы йортта дәүләт ярдәме белән капиталь ремонт үткәрелде. Моннан тыш күпфатирлы йортлар ишегалдын төзекләндерү эшләре дә дәвам итте. Узган ел Вахитов һәм Тукай урамнарындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында, сарайлар сүтелеп, алар урынына балалар мәйданчыклары, машина кую урыннары эшләнде.

Район үзәк хастаханәсендә барган капиталь ремонт төгәлләнеп, заманча бинаны ачу тантанасында ТР Президенты Р. Миннеханов үзе катнашты. Бинасы гына түгел, җиһазланышы да шәһәрнекеләр көнләшерлек хастаханәбезнең! Узган ел учреждениенең территориясе дә төзекләндерелде, машина кую урыннары ясалды.

Район үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасына хөкүмәт программасы нигезендә ремонт ясалды. "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасына заманча ремонт керде.

Халыкны борчыган юллар торышы, урамнарны яктырту кебек проблемалар да хәл ителеп килә. Узган ел Мөслим авылында 41 мең 500 квадрат метр мәйданда юллар ремонтланды. Хөкүмәт программасы нигезендә җирлекнең Бакча, Тукай, Кооператив, М. Гафури, Урожайная урамнарына 304 яктырткыч куелды. Моннан тыш "Агромастер" җитештерү компаниясендә эшләнгән 300 дән артык светодиодлы лампалар урнаштырылды. Бүгенге көндә Мөслим урамнарын 1878 светодиодлы, 43 ДНАТ лампа яктырта.

Су белән тәэмин итүгә килсәк, район үзәгендә яшәүчеләр бүген чишмә суын эчә. Узган ел Мөслимгә өстәмә рәвештә Госман чишмәсеннән дә су линиясе сузылды. "Чиста су" программасы нигезендә Яңарыш микрорайонында су челтәре эшләнде. Үзәкләштерелгән канализация челтәре эшләнүен һәм күпфатирлы 7 йортның әлеге системага ялгануын да билгеләп үтәргә кирәк.

Гомумән, Мөслимдә табигатьне саклау, экология мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Шул максаттан узган ел гына да Аэропорт микрорайонында - 900 төп агач, Мөслимгә әйләнеч юлда һәм Ф. Рәшитов, Кооператив урамнарында 300 дән артык үсенте, Мөслим - Әлмәт юлындагы полосада 600 дән артык нарат утыртылды. Бу - ел дәвамында башкарылган эшләрнең кайберләре генә. "Иң мөһиме - аларның һәркайсына җирлек халкы да саллы өлешен кертте", - дип билгеләп үтте Мөслим авыл җирлеге башлыгы Рамил Муллин.

Үзара салым акчасы исә узган ел Вахитов урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалдын төзекләндерү, парковкалар ясау, Курай паркын төзү, Катмыш авылында урам ремонтлау, Мөслим урамнарын яшелләндерү өчен тотылган. Дөрес, 6 млн 500 мең сум күләмендә җыелырга тиешле үзара салым акчасының ел ахырына 4 млн 195 мең сумы гына җыелган. "Үзара салымны вакытында түләмәгән һәркемгә быел кисәтү кәгазьләре тапшырылды, - ди Марат Шәймөхәммәтов. - Кисәтү алып та салым түләмәүчеләр судка биреләчәк".

Искәртәбез, 2017 елда үзара салым акчасы 18 яше тулган һәркемнән 1 мең сум күләмендә җыелачак. Ташламалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларга, Әфган сугышында һәм Чернобыль авариясен ликвидацияләүдә катнашучыларга каралган. Алар үзара салымны 500 сум күләмендә түләячәк. Үзара салымны 1 апрельгә кадәр түләп бетерергә тәкъдим ителә. Акча тиз арада җыелган (шуның өстенә дәүләт ярдәме белән арттырылган!) очракта планлаштырылган эшләрне дә быел җәйге чорда башкарып булачак.

Римма Афзалова.

Мөслим авыл җирлегендә 3314 хуҗалык исәпләнә. Бу - 2015 ел белән чагыштырганда 79 хуҗалыкка күбрәк, дигән сүз. Халык саны да артуга таба: 2015 елда җирлектә 8887 кеше яшәсә, 2016 елда бу күрсәткеч 8980 кешегә җиткән. Шуның 5 меңнән артыгы - эш яшендәгеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев