Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдәге "Күбәләк" балалар бакчасы яңа технологияләр куллана

Мөслимдәге "Күбәләк" балалар бакчасының методик темасы - "Яңа информацион-коммуникатив технологияләрне куллану аша балалар бакчасындагы белем һәм тәрбия бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру".

Мәктәп һәм балалар бакчасы арасындагы дәвамчанлык эшчәнлешебездә төп юнәлешләренең берсе булып тора. Элеге эш Мөслим гимназиясе белән берлектә алып барыла. Компетенция мәктәбе булган гимназия һәм "Күбәләк" балалар бакчасы арасында үзара килешү төзелгән һәм гомуми чаралар планлаштырылган. Иң элек "Балалар бакчасыннан - мәктәптәге уңышка" дип исемләнгән программа төзелде. Әлеге программа төп өч юнәлештә тормышка ашырыла. Балаларның белем алуга кызыксынуын арттыру максатында, февраль аеннан башлап гимназиядә "Әзерлек мәктәбе" эшли башлады. Балалар бакчасында мәктәп укучылары белән берлектә "Сәламәтлек көне", "Акыллылар бәйгесе" кебек чаралар уздырдык.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәр атнада гимназиянең компьютер классында һәм бассейнда булалар. Анда балалар математика, әһләнә-тирә белән танышу, сөйләм телен үстерү кебек фәннәрдән нетбукларда төрле мәсьәләләр эшлиләр. Шунда ук балаларга лего констркуторлары белән уйнау мөмкинлеге дә тудырылган.

Педагоглар белән эш тә алгы планга куелган. Укытучылар һәм тәрбиячеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен гомуми утырышлар, семинар-практикумнар түгәрәк өстәлләр уздыру; үзара дәресләргә йөрү максатка ярашлы. Педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру максатында үзенә 6 балалар бакчасын берләштергән "IT-тәрбияче" методик берләшмәсе төзелде. Безнең балалар бакчасы үзәк база мәйданы булып тора. Методик берләшмә утырышларына гимназия укытучыларын да чакырабыз, алар тәрбиячеләрне Kahoot, Plickers, PREZI программалары, Votum системасы кебек электрон сервис белән эшләү тәртибенә өйрәтәләр.

Тәрбия процессында ата-аналар белән кулга-кул тотынып эшләгәндә генә көткән максатка ирешеп була. Бала мәктәптә уңышлы укысын өчен балаларны заманча тәрбияләү буенча әти-әниләр өчен консультацияләр; гомуми ата-аналар җыелышлары; ачык ишекләр көннәре; "Әзерлек мәктәбе" дәресләрендә катнашу; балалар белән бәйрәмнәр, ярышлар уздыруга әти-әниләрне җәлеп итү - бу юнәлештә кулланылучы формалар.

Квартал саен һәр төркем үз газетасын чыгара. Әлеге басмалар аша әти-әниләр балалар бакчасындагы яңалыклар, төрле рекомендацияләр белән таныша алалар. Безнең бакча тәрбиячеләренең һәм гимназия укытучыларының тыгыз элемтәдә эшләве нәтиҗәсендә бездә тәрбияләнеп чыккан балалар мәктәпкә бик тиз җайлаша.

Диләрә Җиһангирова,

"Күбәләк" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев