Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдәге картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә игътибар зур

Күңелгә ниндидер моңсулык өстәсә дә, көз айлары матур. Кеше гомерен дә табигать фасыллары белән чагыштыру гадәткә кергән. Алтын көз - кеше гомеренең иң матур мизгелләренең берсе. Шуңа күрә дә хөкүмәт тарафыннан өлкәннәрне хөрмәтләү өчен нәкъ менә октябрь ае сайлап куелгандыр. Мөслимдәге картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр дә өлкәннәрне хөрмәтләү ункөнлегендә...

Күңелгә ниндидер моңсулык өстәсә дә, көз айлары матур. Кеше гомерен дә табигать фасыллары белән чагыштыру гадәткә кергән. Алтын көз - кеше гомеренең иң матур мизгелләренең берсе. Шуңа күрә дә хөкүмәт тарафыннан өлкәннәрне хөрмәтләү өчен нәкъ менә октябрь ае сайлап куелгандыр.

Мөслимдәге картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр дә өлкәннәрне хөрмәтләү ункөнлегендә игътибардан читтә калмадылар. Иң беренчеләрдән булып, Михайловка авылындагы "Рябинушка" халык фольклор ансамбле хәйрия концертын тәкдим итте. Алар башкаруындагы рус, татар, әрмән җырлары, частушкалар, эчтәлекле шигырьләр интернатта тәрбияләнүчеләрнең күңеленә хуш килде. Артистлар алдагы көннәрдә дә элемтәне ныгытырга, рус җырларын башкару буенча мастер-класслар күрсәтергә, бәйрәмнәрне бергә үткәрергә карар кылдылар. Михайловка үзешчәннәренә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез, ди картлар йорты җитәкчесе Гөлнар Гарифьянова..

Гимназиянең Гөлназ Мирзасалихова җитәкләгән классы да өлкәннәр көнендә матур чыгыш ясады: җыр, бию, шигырьләр бүләк иттеләр.Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Көзге байлык безнең өстәлләрдә" дигән темага китап күргәзмәсе оештырып, әңгәмә үткәрделәр. Актүбә поселыгыннан бай эчтәлекле концерт белән коллегаларыбыз да килде. Сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары матур җырлары, изге теләкләре, тәмле күчтәнәчләре белән тормышның ачысын-төчесен татыган өлкәннәрнең күңелен күтәрде.

Коллективта эшләп лаеклы ялдагы хезмәткәрләребезне үзебез дә онытмыйбыз. Алар белән һәрдаим элемтәдә торабыз. Быел да аларны, чәй табыны артына матур очрашуга чакырып, хөрмәтләдек. Концерт номерлары, котлаулар белән үрелеп барган бәйрәм ветераннарыбызга бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев