Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдәге "Хуҗалык тәэмин итүе" унитар предприятиесендә 50гә якын автотранспорт исәпләнә

Мөслим районында авторанспорт күп тупланган оешмалар, агрофирмалар шактый анысы. Ә аларның иң күбесе "Хуҗалык тәэмин итүе" унитар предприятиесендә, дисәк, һич тә ялгыш булмас. Предприятие җитәкчесе Артур Шакиров белән әңгәмә коруыбыз да юкка түгел.

- Артур Газизович, иң элек оешмагыз белән таныштырсагыз иде. Ул кайчан төзелде һәм ниләр белән шөгыльләнә?

- Оешмабыз чагыштырмача яшь әле. 2015 нче елның сентябрендә төзелде. Безнең бурыч - районның автотранспорт белән бәйле эшләрен алып бару, укучыларны база мәктәпләренә йөртүче автобусларның эшчәнлеген тәэмин итү. Бүгенге көндә безнең карамакта 50гә якын автотранспорт исәпләнә.

- Беренче чиратта мәктәп автобуслары хәрәкәтенә тукталыйк әле.

- Безнең районда 7 база мәктәбе исәпләнә. Алар - Мөслимдәге өч мәктәп һәм Михайловка, Тат. Бүләр, Мари Бүләр, Күбәк урта мәктәпләре. Әлеге мәктәпләргә балаларны 18 маршрут буенча 12 автобус йөртә. Автобусларыбыз - "Фиат" һәм "Форд" маркалы. Мәктәп автобуслары паркы ел саен яңарып тора. Быел гына да өч яңа автобус кайтты. Ноябрь аенда тагын берәү кайтыр, дип көтелә.

- Артур Газизович, балалар иминлеге беренче урында торырга тиеш, дибез. Мәктәп автобусларның техник торышына контроль ни дәрәҗәдә?

- Автобуслар рейска чыгар алдыннан һәм кичен рейстан туктагач, көн саен оешманың слесаре һәм шофер тарафыннан техник карау, дефектовка үткәрелә. Төзексезлекләр булганда шунда ук ремонтлана, зуррак ватылулар була калса, Яр Чаллыдагы безгә хезмәт күрсәтүче ике сервисның берсенә илтәбез. Гомумән, юлга кузгалыр алдыннан безнең техникалар да, аларга хезмәт күрсәтүче шоферлар да "җиде иләк аша үткәрелә". Беренче чиратта шофер медицина күзәтүе уза, автобуслар тикшерелә, барысы да яхшы булганда, дәүләт автоинспекциясенә барып, рейска чыгарга рөхсәт ала. Айга бер тапкыр ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә үзебезнең автопаркта тикшерү үткәрелә. Монда техниканың төзеклеге генә түгел, куркынычсызлык таләпләренең үтәлүе тә игътибарга алына. Әйтик, куркынычсызлык каешлары эләктереләме, янгын сүндергечләре, аптечкалары бармы, тәгәрмәчләре сезонга туры киләме һ.б.

- Иминлек дигәннән, шоферларга да аерым таләпләр куеладыр бит?

- Балалар белән турыдан-туры контактта булганлыктан, бездә шоферларны эшкә алганда да таләпләр катгый. Медицина күзәтүе үткәндә аларның психикасында тайпылышлар булу-булмавына аеруча игътибар бирелә. Автобус йөртүдә кимендә өч еллык тәҗрибәсе булган тәртипле ир-атларны гына алабыз. Әйткәнемчә, аларга көн саен медицина күзәтүе үткәрелә. Кичтән шоферның сәламәтлегендә нинди дә булса тайпылышлар күзәтелә икән - әйтик, кан басымы күтәрелгән, теше сызлый яки башкасы - аның урынына алмаш шофер билгеләнә. Шунысын да әйтергә кирәк: автобусларда балалар иминлеге өчен шофер гына түгел, мәктәптән билгеләнгән җаваплы озатып йөрүче хезмәткәр дә җавап бирә. Мәктәп автобусларының хәрәкәт тизлеге сәгатенә 60 кмдан артмаска тиеш.

Аннары һава торышына бәйле үзгәрешләр дә күзәтелә. Көчле буран, бозлавык вакытларында, каты салкыннарда безгә синоптиклардан алдан хәбәр килә. Без шул нигездә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе, мәгариф идарәсе белән берлектә иртәнге 5.00 сәгатьтә үк киңәшмә үткәрәбез. Анда балалар йөртүче автобусларны юлга чыгару-чыгармау мәсьәләсе хәл ителә.

- Артур Газизович, мәктәп автобусларыннан тыш башка социаль учреждениеләр карамагындагы автотранспортлар да бар бит әле.

- Әйе, район башкарма комитетының мәдәният, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлекләренең, мәгариф идарәсенең 4 автобусы да бар. Аның икесен иганәчеләр әле бу көздә генә бүләк итте. Әлеге автобуслар белән балалар һәм эшче-хезмәткәрләр төрле бәйгеләргә, экскурсияләргә йөриләр. Монда да билгеле бер тәртип бар. Автобусларга мәгълүмати технологияләр үзәгенә өч көн алдан заявка бирергә кирәк. Безнең автобуслар ГЛОНАСС +112 спутник навигациясе системасына тоташтырылган. Автобусларда видеорегистратор, спидометр күрсәткечләрен теркәп баручы тахограф та бар. Шулай булгач, маршрутлардан тайпылу, "сулга йөрү" мөмкин түгел.

Безнең карамакта идарә системасы машиналары һәм автобуслары да бар әле. Алары - унбишләп. Авыл мәдәният йортлары, мәктәп һәм балалар бакчаларындагы газ котелларына хезмәт күрсәтүче машина, резервта торучы авторанспортларыбыз да бар. Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләренә йөрүче маршрут автобусларына билет сатуны да исәпләсәң, эшебез киңкырлы.

Әңгәмәдәш - Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев