Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдәге чәчү барышы белән ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Мөслим районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Баш аграрий, район башлыгы Рамил Муллин белән кырларда эш барышын очкычтан күзәткәннән соң, “Туган як” агрофирмасы басуында районның авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.

Рамил Муллин районда язгы кыр эшләре барышы белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, сабан культураларын чәчү 19 мең гектарга якын мәйданда башкарылган. Бу – планлаштырылганның 32 проценты дигән сүз.

– Хуҗалыклар техник культуралар чәчүгә кереште. Әлегә чәчүдә көнлек җитештерүчәнлек – 3050 гектар тирәсе. Бу күрсәткечне 4000 гектарга җиткереп, чәчүне атна-ун көндә төгәлләү бурычы тора. Уҗым һәм күпьеллык үлән тукландыру төгәлләнү алдында, – диде район башлыгы.

Марат Әхмәтов районның эре авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең эшләре белән дә якыннан танышты. Аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Районда уңай динамика булуын, бигрәк тә игенчелек тармагына зур инвестицияләр кертелүен хуплады. “Игенчелектә системалы, югары технологияләргә нигезләнгән эш алып баручы “Август” компаниясенннән күп нәрсәгә өйрәнергә була, аларга иярегез, – диде министр.

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен чәчүне билгеләнгән вакытта башкарып чыгарга чакырды. “Туфракта дым запасын саклап калу мөһим. Һәркайда технологияне саклап эшләү сорала. Республикада бер атнага якын коры, җылы һава торышы сакланачак. Шуңа күрә эшкә ныклап моблизацияләнү кирәк”, – дип ассызыклады министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев