Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә җир эшкәртү буенча семинар-киңәшмә узды

Кичә районда җир эшкәртү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә узды. Анда Сарман, Әлмәт, Лениногорск, Актаныш, Ютазы, Мөслим районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, белгечләр, аграр көллият филиалында белем алучы булачак механизаторлар катнашты. Кунаклар иң элек капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән аграр көллият бинасын карадылар. "Агромастер" җитештерү...

Кичә районда җир эшкәртү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә узды. Анда Сарман, Әлмәт, Лениногорск, Актаныш, Ютазы, Мөслим районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, белгечләр, аграр көллият филиалында белем алучы булачак механизаторлар катнашты. Кунаклар иң элек капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән аграр көллият бинасын карадылар. "Агромастер" җитештерү компаниясендә эшләнгән агрегатлар белән танышканнан соң, "Исламов" КФХ басуларында туфракны өслекле һәм тирәнтен эшкәртүче машина-трактор агрегатларының эшен практикада күзәттеләр. Эшкәртелгән җирләрдә сөрү катламының тирәнлеген, туфракның тыгызлыгын үлчәп, кайсы агрегатның җиргә нинди йогынты ясавын ачыкладылар.

Семинарда җирне тирәнтен эшкәртүнең туфракта дым запасын арттыруда һәм саклауда нәтиҗәле ысул булуы, ахыр чиктә булачак уңышка уңай йогынты ясавы ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама