Мөслим-информ

Мөслимгә яшенле яңгыр килә

18 июль көндез һәм кич җил секундына 23 метр тизлектә булырга мөмкин, дип яза "Татар-информ".

Татарстанда һава торышы бозыла, дип кисәтә синоптиклар.

17 июль кичендә һәм 18 июльдә республика территориясендә, шул исәптән Мөслимдә, яшеннәр көтелә. Җилнең көчәюе секундына 15-20 метр тизлеккә җитәргә мөмкин. 18 июль көндез һәм кич җил секундына 23 метр тизлектә булачак, диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, иртәгә иртән, көндез һәм кич регионда көчле яңгырлар көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: